Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәлиулла хәзрәт урыныннан алынды


Вәлиулла Ягъкубны вакытлыча азат итү турында карар кабул ителгән
Вәлиулла Ягъкубны вакытлыча азат итү турында карар кабул ителгән

Казанда мөфтият пленумы узды. Күпчелек мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкубның эштән китү таләбен яклаган.


Казанда мөфтият пленумы узды. Ул мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкубның эштән китү таләбен яклады. Ул эшеннән читләштерелә. Ә мөфти урынбасары эшеннән мөфтият корылтае гына тулысынча азат итә ала. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый журналистларга Вәлиулла Ягъкубтан дүшәмбе көнне төгәл җавап алачагын искәртте.

Вәлиулла Ягъкубның тыелган китапларны ягу турындагы фикеренә каршы дини җәмәгатчелек каршылык эшен алып бара. Чулман артындагы 18 район һәм шәһәрнең имам-мөхтәсибләр Вәлиулла хәзрәткә мөфтияттән китәргә тәкъдим итте. Бу эш пәнҗешәмбе көнне махсус пленумнарында каралды.

Алар таләбен яклап Пленумның 29 әгъзасе тавыш биргән. 16 кеше каршы чыккан. Мөфти һәм урынбасары тавыш бирүдә катнашмаган. Тавыш бирү яшерен булган. "Кем ничек тавыш бирүен без белмибез", - мөфтинең матбугат сәркатибе Әхмәт Халиков.


Мөфтиятнең матбугат үзәге Пленумда Вәлиулла Ягъкуб үзе һәм 15 имам-мөхтәсиб чыгыш ясады дип хәбәр итә. “Вәлиулла Ягъкубны вазыйфаларыннан вакытлыча азат итеп тору турында карар кабул ителде. Мөфтиятнең дүртенче корылтаена кадәр хәзрәткә Татарстан җөмһүрияте диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Вакыфлар рәисе вазыйфасын туктатып торырга тәкъдим ителә. Корылтай үзе 2010 елда булачак”, - диелә мөфтият тараткан рәсми хәбәрдә.

Вәлиулла Ягъкубның китапларны ягу турындагы фикеренә каршы шулай ук Фәндәс Сафиулллин. Рафаил Хәким. Фәүзия Бәйрәмова, Разил Вәлиев, Дамир Исхаков кебек милли зыялылар да чыккан иде.

Вәлиулла хәзрәтнең тыелган китапларны юк итү идеясын Русияның чынбарлыгыннан чыгып, имамнарның иминлеген тәэмин итәр өчен әйткән дип санаучылар, аның имамнарны кануни яктан якларга теләве турында әйтүчеләр дә бар.

Шулай ук Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб эшеннән китсә, Татарстандагы "ваһһаби" һәм хәнәфи көчләр, милли һәм дини көчләр арасында "баланс бозылырга мөмкин" дип санаучылар да бар. “Ватаным Татарстан” газетасыннан Рәшит Минһаҗ шулай ди. Шулай ук аның нәшрият, дини даирәләр белән хакимият арасын җайлауда эшчәнлеге дә югары бәяләнә. Тик шул ук эшләре өчен, динне дәүләткә якынайтты, аны артык нык бәйле итте, дип гаепләүчеләр дә бар. Шулай ук Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның оппозициягә күчүе дә фаразлана ала.

Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб китү, туксанынчы еллар уртасындагы вәзгыятне кире кайтармасмы, кабат берничә "талашып ятучы" мөфтият пәйдә булмасмы дип уйлаучылар да бар. Күз каршысына шул еллар вакыйгаларында катнашучылар кабаттан "пәйдә булырга" өлгерде. Әйтик туксанынчы еллар ахырында Уфадагы үзәкләштерелгән мөфтият вәкиле булып саналган Фәрит Салман пәнҗешәмбе көнне “Звезда Поволжья” газетасында мәкалә чыгарды. Ул да Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны үзенә каршы эшчәнлектә гаепли. Салман элеккеге Татарстан мөфтие Габдулла Галиулланың һәм хәзерге мөфти Госман Исхакыйның да оппоненты булган иде. Фәрит Салман Вәлиулла Ягъкубның үзен дә экстремистик әдәбият таратуда гаепли.

XS
SM
MD
LG