Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы Русия-Грузия каршылыгын киләсе атнада карый


БМО Иминлек шурасы рәисе Русияне Грузия суверенлыгын бозуда гаепләүче Тифлиснең мөрәҗәгате нигезендә гадәттән тыш утырыш киләсе атна башында үтәр кебек диде.

Шурада апрель аенда рәислек итүче Көньяк Африка илчесе Думисани Кумало Грузиядән ашыгыч утырыш үткәрү соралган хат килде диде.

Грузия җитәкчеләре Русиянең Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия һәм Көньяк Осетия белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятеннән кире кайтуын таләп итә.
XS
SM
MD
LG