Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Тукайга охшаганмы?


Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

Бу атна ахырында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләренең быел кемгә тапшырылуы хәл ителәчәк.

26 апрельдә Казан үзәгендә үтәчәк шигырь бәйрәмендә әлеге абруйлы бүләкнең яңа лауреатлары халык алдында чыгыш ясаячак. Тәкъдим ителгән 11 иҗади эшнең 3се Тукай бүләгенә лаеклы дип табылачак. Музыка өлкәсендә Резеда Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы һәм Салават Фәтхетдиновның концерт программалары Тукай бүләгенә дәгъва итә. Шушы көннәрдә Салаватның иҗади хисабы үтте.

Җырчы Салават Татарстанның иң популяр шәхесләре арасыннан. Аны белмәгән, Салаватның иҗаты белән таныш булмаган кешеләр бик сирәктер. Газеталарда басылган мәкаләләрдә Салаватның моңа кадәр Тукай бүләге алмавына гаҗәпләнү сизелә. Әмма бу җырчының берничә еллык иҗатын кулга тотып, үлчәүгә салып карау мөмкин түгел. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, я Мәскәүдә, я Себердә зур мәдәният сарайларында яисә караңгы районнарда чыгыш ясый. Ул башкарган җырларның саны берничә йөз данә. Тукай бүләген бирү буенча оештырылган комитет бу җырларның аудио язмаларын тыңлап, яисә магнитолага куеп тора алмый. Концертларны карау да мөмкин түгел. Шуңа күрә, башка вариант уйлап табылды.

Салават "Казан" милли-мәдәни үзәгенең утырышлар залында кыска гына иҗади хисап тота. Бернинди игълан булмаса да, Казан мәдәният үзәге залы шыгрым тулы иде. Премияләр буенча комитет әгъзалары, җырчының дуслары, сәнгать сөючеләр үзләрен зур бәйрәмгә килгән кебек хис иттеләр. Бер сәгать ярым вакыт эчендә 20 еллык иҗатның иң мәгънәле, иң кызыклы өлешен яңгырату, җырчының иҗтимагый эшен, хәйрия акцияләрен, Салаватның күңелендәге иң газиз хисләрне, фикерләрне ачып салу тамашачыларны дулкынландырды.

Салават төрле елларда башкарган җырларның иң популярларын җырлап 15 елга арткарак кайтса да, аның сәнгатькә, тормышка карашы һаман шул ук икән. Тормышны ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү, халыкка ышану һәм таяну, милли моңны зурлау, татар җырының заманга тәңгәллеге һәр аваздан сизелеп тора.

Бу кичәдә Салават турында русча аңлатмаларны Чаллы кунагы Фәнил Салихов биреп торды. Салават тәрбияләгән ятим балалар, ул үстергән яшь артистлар, элек Башкортостанда авыл клубын җитәкләгән үзэшчән артистның киң күңелле шәхес һәм чын сәнгать йолдызы булып үсүен дәлилләде. Казан мәдәният һәм сәнгать университетының кафедра мөдире Салават Фәтхетдинов фидакарь шәхес, җырның тамырларын кисмичә генә яңартучы талант булып гәүдәләнде. Аның кыюлыгы, ихласлыгы, гадилеге, моңга тотынып атлавы Тукайны хәтерләтте.

Концерт «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән тәмамланды. Республиканың икенче гимны булып яңгыраган бу әсәрне башкаручыга дәүләт бүләге биреләчәкме, юкмы икәнлеге, иң күп дигәндә, ике-өч көннән ачыкланачак.
XS
SM
MD
LG