Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари бик мөһим җиңүгә иреште


Пенсильвания штаты Һиллари Клинтонны сайлады. Клинтон һәм Барак Обама АКШ президенты булыр өчен көрәшне дәвам итә.

Бу юлы белгечләр фикере бердәм булды: президентлык көрәшен дәвам итер өчен Һиллари Клинтонга Пенсильваниядә җиңү кирәк иде. Һәм ул җиңде дә. Клинтон тавышларның 55%, Барак Обама 45% алды.

Алдан фаразланганча, шәһәрдә яшәүче урта сыйныф, кара тәнле яшь кешеләр үз тавышларын Обамага биргән. Клинтонны исә ак тәнле, күбрәк авылда яшәүче урта катлам кешеләре сайлаган.

Әмма Пенсильваниядә җиңелеп тә, Обама демократик партия әгъзаләренең күбрәк тавышына ия булып кала. Шулай ук бөтен беренчел сайлауларны исәпкә алганда, аны күбрәк штат хуплап чыккан.

Беренчел сайлауның инде берничә генә штатта үтәсе калды. Чираттагы тавыш бирү 6 май Индиана һәм Төньяк Каролинада үтәчәк.

Аларның икесендә җиңә калса да, Һиллари Клинтонның август аенда демократик партия җыенында бердәм намзәт итеп сайлану ихтималы юк диярлек.

Әмма демократларның кайсы намзәт файдасына карар бирәчәге турында алдан фаразлау бик кыен.

Пенсильвания сайлавыннан соң чын җиңүче булып республиканнар намзәте Джон МакКэйн кала.
XS
SM
MD
LG