Халыкара атом энергиясе идарәсе башлыгы Мөхәммәд Әл-Барадей, Иранның идарәгә тикшерүләр уздырырга рөхсәт итүен хуплады. Бу хакта идарә башлыгының урынбасары Олли Хейноненның Тәһранга булган сәфәре вакытында килешенгән. Идарә Иранны атом бомбасын ясауда гаепли. Тәһран моны кире кага.