Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җитәкче сыйфатын рейтинг билгеләр


Кремль Русия төбәкләрендәге җитәкчеләр эшен бәяләр өчен рейтинглар булдыруны күздә тота. Моның өчен 30га якын билге булдырылачак.


Бу билгеләр нигезендә, җитәкченең рейтингы түбән булса, ул эшеннән дә азат ителергә мөмкин ди, имеш. Әмма моңа күпләр шикләнеп карый. Мисал өчен, журналист Фирдус Гыймалтдинов Русия илендә рейтинглар ниндидер җитди карарлар кабул итүгә тәэсир итәчәгенә ышанмыйм, ди.

«Аны кертүнең бер генә ягы бар: Мәскәүгә кирәк булмаган губернаторга, шул рейтингка сылтап, «син начар эшлисең” дип урыннан алырга мөмкиннәр. Гомумән алганда, Дмитрий Медведев килү белән региональ элитада зур үзгәрешләр көтелә дип фаразлыйм. Һәм кенә төбәк җитәкчеләре алмашыныр дип уйлыйм. Ник дигәндә, сайланган президент Дмитрий Медведевның бу җитәкчеләр алдында бернинди дә бурычы юк. Икенче яктан, хакимият структурасындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, күп кенә губернаторлар ул кысаларга сыймаслардыр да», ди Фирдус Гыймалтдинов.

Ул рейтингны кертүдән беренче чиратта халык зыян күрәчәк дигән фикердә тора. Чөнки рейтинг кертү ул - Мәскәүнең төбәк җитәкчеләрен куркытып тора торган бер чара булачак.

«Әлбәттә губернатор үзенең кәнәфиендә утырып калыр өчен төбәкләр мәнфәгатен аскарак куеп, Мәскәүгә яраклашырга тырышачак. Шуңа төбәкләр тагын да авыррак хәлдә калырга мөмкиннәр», дип өсти Гыймалтдынов.

Шул ук вакытта ул авылдагы муниципалитетларда бу рейтингның ничек билгеләнәчәге аңлашылмый, ди.

«Субъект башлыклары Русия төбәк үсеше министрлыгына йөкләнеләчәк дип беләм. Ә авылларны кем тикшерәчәк, билгесез? Аннары авылдагы муниципалитетлар алар болай да хәерче. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәләрен нәрсә белән генә исәпләп бетерергә икән?! Ник дигәндә, салымнары да, акчалары да юк, ә билгеләгән йөкләмәләре бик күп. Шуңа Русиядә рейтинг мәсьәләсе ул бик чамалы гына әйбер. Хакимият вәкилләре санап чыгарган рейтинг булса аның объективлыгына ышануы авыр. Әгәр дә бәйсез экспертлар булса әле ышанырга булыр да иде. Дәүләт үзе үк куйган губернаторлар эшчәнлеге сыйфатын билгеләргә маташа икән, моннан нәрсә килеп чыгасын чамалавы бик авыр. Һәрхәлдә, субъектларда губернаторларны билгеләгәндә анда бернинди эффективлык та роль уйнамый, ә беренче чиратта сәяси мәнфәгатьләр искә алына», - ди Фирдус Гыймалтдинов.

Рейтинг системасы инде быелдан ук (Дмитрий Медведев президент итеп тәхеткә утыргач) кертелер дип көтелә. Башта ул шәһәрләрдә, аннары район муниципалитетларында булачак диелә.
XS
SM
MD
LG