Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан бозында Канада җиңде


Казанда яшьүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Соңгы уенда Канада Русияне 8:0 исәбе белән җиңеп беренче урын яулады.


Татарстан башкаласында 13 апрельдә 18 яшькә кадәрле яшьүсмерләр арасындагы хоккей буенча дөнья беренчелеге “Татнефть Арена” боз сараенда Канада – Германия уены белән башланып киткән иде. Барлыгы 10 команда катнашты: Русия, АКШ, Швеция, Канада, Словакия, Швецария, Финляндия, Германия, Дания, Беларусь. 23 апрельдә, дөнья беренчелегенең соңгы көнендә финалда Русия белән Канада көч сынашты.
Алмаз Гафиятов, яшь спорт журналисты, бу уеннарны башыннан ахырына кадәр күзәтеп барган. Аның исендә Русия командасының Американыкы белән уйнавы калган.

“Анда уенчылар бәрешеп алдылар. Башта Русия АКШ ны җиңде, ахырдан тукмашып та алдылар. Мин мона тамашачылар өчен оештырылган махсус шоу дип саныйм ”, - ди ул.

Татарстанда билгеле икенче бер спорт журналисты Илнар Хөснуллин АКШ белән чәкешүгә караганда Канада командасы белән узган уен кызыл төсләргә байрак булды ди Илнар:

“Америка белән бәрешү ул матчта сирәк очракларның берсе иде, шуңа игътибарны җәлеп итте. Алай дисәк, Канада белән Русия уеннында канлы күренешләр дә булды. Канаданың өлкән уенчылары да гадәттә агрессив уйный, яшүсмерләре дә шундый тактика сайлады. Моңа карап Русия егетләре дә югалып калмадылар. Монда командаларның агрессив булуыннан гына түгел, 18 яше тулмаган малайларның шуклыгы да бар, алар бер-берсенә “әтәч”ләр кебек бәйләнергә генә торалар.”

Игътибар итсәсез, журналистлар “безнекеләр” дип белдерде. Монда Русия командасында 3 Татарстан уенчысының барлыгын әйтергә кирәк. Татар, чечен, рус егетләре. Алар барысы да республиканың “Ак барс 2” командасында уйныйлар.

“Кирил Петров безнең күптәннән инде өлкәннәр белән төп команда да уйный. Аның юниорлар арасында йөрүе, кайвакыт балачагалар белән көч сынашкан кебек тоелды. Аеруча Дания белән очрашканда аның күпкә яхшырак уенчы икәне сизелде. Тагын бер егетебез – Аслан Рәисов. Ул үзе чечен. Соңгы ике елда Казанда яши, безнеке дим, чөнки хоккей осталыгын Татарстан башкаласында чарлый. Аңа кадәр Мәскәүдә яшәгән. Өченче егет – татар егете. Шулай ук команда да әйбәт уенчылардан санала. Ул Татарстанның Мамадыш район башлыгы малае – Азат Кәлимулллин”, – диде Илнар Хөснуллин.
Татарстан халкы яшьүсмерләр арасындагы дөнья беренчелегенең Казанда узуы республикадагы хоккей үсешенә әлләни зур йогынты ясар дип уйламыйлар. Чөнки спортның бу төренә болай да зур игътибар бирелә. Шунсы бар инде, беренчелектә катнашкан егетләр бер - ике елдан хоккей буенча дөньяның иң көчле командаларында уйныячаклар. Моның өчен Казанга төрле илләрдән килгән 200гә якын махсус кешеләр (скаутлар) яхшы уенчыларны сайлыячак һәм алар белән килешүләр төзелә.
XS
SM
MD
LG