Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда cабан туе укулары бара


Фәүзия Бәйрәмова сабан туйларын ясаучылар белән аралашты.
Фәүзия Бәйрәмова сабан туйларын ясаучылар белән аралашты.

Фәүзия Бәйрәмова сабан туйларын ясаучылар каршында Татарстан эшмәкәрләрен тәнкыйтләде.

Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Казанда сабан туе укуларын биш ел үткәрә инде. Быел да төбәкләрдә милли бәйрәмнәрне оештыручылар өчен оештырылган семинарга дәресләр бирер өчен укытучылар килгән иде.

Шулай ук сәясәтче һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова да алар белән аралашты. Ул да узган ел төбәкләрдә сабан туйларында катнашкан булган. Хәтирәләрен яңартучы Бәйрәмова төбәкләрдәге сабан туйлар гадәттә аек формада оештырыла, ди. Сатуда аракы, сыра да булмый ди. Тик шул ук вакытта Татарстан районнарыннан килгән эшмәкәрләр милләттәшләрнең аек бәйрәмендә аракы сата икән. Мондый хәл Курганда, Сембердә дә булган.
Русиянең кырыктан артык төбәгеннән һәм Казахстаннан килгән йөздән артык кеше сабан туе серләрен өйрәнергә Казанда узучы махсус семинарга килгән. Аны мәдәният министрлыгы һәм Татар конгрессы инде биш ел үткәрә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Русия төбәкләре белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев сабан туйлары читтәге татарны бергә туплый, башка милләтләр каршында татарга реклама да ясый дип саный.
Шулай ук ул быелгысына моңа кадәр милли бәйрәм ясамаган төбәкләр дә килүен әйтә. Якутиядан, Калининградтан, Волгоградтагы Волжскидан килүчеләр сабан туен тәүге тапкыр үткәрергә җыена.
Шулай да сабан туен ясаучылар Казанда йолаларны өйрәнү белән бергә фикер дә алыштылар. Әйтик күп чыгыш ясаучылар бәйрәмне аек итеп ясарга кирәк дип саный. Сәясәтче һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм конгрессның рәис урынбасары Рәмис Сафин да аларны яклый. Ә менә Татарстандагы Чирмешән һәм Буа эшмәкәрләрен алар тәнкыйтләде.
“Булды инде сабан туенда куак төбендә кочаклашып ятучылар да, йоклап калучылар да. Болар милләтебезне кимсетә торган гадәтләр. Шуңа күрә сабан туйларда хәрәм әйберләрне сатуга оештыручылар каршы чыгуы сөендерә. Ә Татарстан еш кына көендерә. Менә Кургандагы Йолдыз авылы бәйрәменә бардык. Хәмер сатуны тыйганнар иде. Ә Чирмешән районы шунда аракы сатып ятты”, - дип искә алды Фәүзия Бәйрәмова.
Рәмис Сафин дә Сембердә сабан туенда халык та, губернатор да аракы сатуны тыюларын әйтте. Шунда буалылар исә бер арба аракы сатарга алып килгән булган.
Семинарда катнашучылар Казан һәм Татарстанда узучы милли бәйрәмнәр дә аек итеп ясалырга тиеш дип саный.
XS
SM
MD
LG