Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ике аю бер ояга сыймый”


Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин
Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин

Башкалада “Казан мөнбәре” сәяси фикер алышу клубы җыелды. 30дан артык оппозиция вәкиле Русиянең киләчәге турында фаразлар кылды. Алар “Звезда Поволжья” газетында басылды.

“Казан мөнбәре” исемле җыелышта күбесенчә, Татарстан җитәкчелегенә каршы чыгып килгән оппозиция вәкилләре җыелган һәм киләчәккә үз фаразларын ишеттергән. Җыелышны алып баручы сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов биредә 30га якын кеше катнашты дип белдерә. “Звезда Поволжья”да, билгеле, бары тик иң танылган оппозиция вәкилләренең фикерләре генә урын алган.

Язылганнардан күренгәнчә, сөләшүдә Татарстанда канунсызлыкка каршы көрәшүче Дмитрий Бердников, КПРФ фракциясе вәкиле Роберт Садыйков, оппозиция вәкиле Ирек Мортазин, Камил Зартдинов, Дәүләт Шурасы депутаты Марат Хәйруллин, һәм башкалар катнашкан.
Сөйләшүнең төп темасы – “Путин белән Медведев бер-берсе яклымы, әллә каршымы?”
Сөйләшүне башлап җибәргән Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Путин һәм Медведев мөнәсәбәтләре 4 юл белән дәвам итәргә мөмкин. Иң оптимистик караш - алар бергәләшеп эшлиячәкләр. Икенчесе - Путин феодализмны яңарту, ә Медведев Көнбатыш яклы булачак. Өченче юл – Путин белән Медведев көрәшендә Медведев җиңәчәк һәм Русия Көнбатыш илләр кебек булачак. Дүртенчесе – Медведев президент тәхетен калдырып ил башына кабат Путинның килүе. Әмма Әхмәтов фикеренчә, “ике аю бер ояга сыя алмый”. Татарстан өчен иң яхшысы, әгәр киләчәктә Медведевнең көчләре артса, ди ул.
КПРФ фракциясе вәкиле Роберт Садыйков исә, Путин белән Медведевне бер-берсе белән һич тә дошман итеп күрми. Аның фикеренчә, алар һәрвакыт бергә идарә итәчәкләр. Әмма әлеге җыелышта коммунистлар фиркасе вәкиле, әллә ни яңа фикер әйтмәгән. Һәрвакыттагыча, алар хәзерге тормыштан кәнагать түгел. Ил башына Путин килеп, Русияне артка гына сөйрәде ди алар, һәм бүгенге көндә Русияне икътисадый яктан уңышлы ил диюләрен дә, Садыйков уйдырма дип саный. Аның фикеренчә, Русия белән Путин да Медведев та түгел, ә коммунистлар идарә итергә тиеш.
Оппозиция вәкиле Ирек Мортазин да, Путин белән Медведев арасында бернинди каршылык юк, дип саный. Аның фикеренчә, Путин әле 20 елга якын ил белән идарә итәчәк. Чөнки “Бердәм Русияне” җитәкләгән килеш, аны премьер урыныннан беркем дә алып куя алмый. Ә менә ул импичмент уздырып Медведевне президентлыктан ала ала, ди Мортазин.
Думадагы күп кенә депутатлар, тора бара Путинны ташлап калдырмасмы соң дигәнгә, Мортазин “Путин һәрвакыт куэт көчләр белән бергәлектә эшли, болай булган очракта Путинны бер генә депутат калдырмый” дип җавап биргән.
Әйтеп узганча, бу җыелышта күп кенә вакыт Шәймиевне президент урыныннан китергә өндәгән Камил Зартдинов та булды. Биредә Ирек Мортазин Зартдиновның бу фикерләрен тормышка ашмаслык эшләр, дип атаган. Аныңча, болай кычкырып йөргән саен, президент шул кадәр озаграк вакыт китмиячәк.
Татарстан башлыгының Русия җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре турында исә Зартдинов мондый фикер йөртә. Аныңча, Путин да, Медведев та Шәймиевне президентлыктан алу ягында, шул рәвешле алар башка төбәк җитәкчеләрен куркытмакчы булалар, ди Зартдинов.
Фикер алышуда катнашкан Олег Александров исә, Шәймиевнең алынуын мөмкин түгел, дип саный. Аныңча, Шәймиевне алыр өчен Ельцин командасына кергән Лужков, Россель, Рәхимовны да эштән алырга кирәк, Путин һәм Медведев мондый гамәлгә бармас, ди ул.
Оппозиция вәкилләреннән саналмаган, депутат Марат Хәйруллин да киләчәктә Шәймиев алынмыячак ди. Аның фикеренчә, 2009 елда Медведев президентлыктан китергә мөмкин, ул вакытта кабат президент сайлаулары булачак. Монда җиңер өчен Русия башлыгына Рәхимов, Шәймиев кебек җитәкчеләр кирәк, ди ул.
Шулай итеп, Казанда үзенчәлекле фикер йөрткән сәясәтчеләр, илнең алдагы язмышын фаразлап шундый җыелышлар үткәрә. Киләсе мондый фикер алышуларны алар Медведевнең инаугурация вакыты узганнан соң оештырырга уйлый.
XS
SM
MD
LG