Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия" төптән үзгәрмәкче


Сергей Миронов хыянәтчеләрне партиядән куачак
Сергей Миронов хыянәтчеләрне партиядән куачак

Җомга көнне "Гадел Русия" фиркәсе корылтай уздыра. 5 мең кеше катнашында партиянең яңа низамнамәсе, структурасы, сәяси програмы кабул ителер дип көтелә.

Чынлыкта бу фиркә инде үз мәгънәсен югалтып килә. Чөнки ул хәзер Кремльгә теләктәшлек белдергән фиркә буларак кына билгеле. Аның җитәкчесе Сергей Мироновның беркайчан да федераль үзәк җитәкчелеген тәнкыйтьләгәне булмады. Корылтайда кертеләчәк яңалыклар бу партиянең киләчәгенә үзгәрешләр кертерме, бусы әлегә билгесез. Беренче чиратта бу партия күп кенә намуссыз булган үз әгъзаларыннан арынырга исәп тота.

«Уставка кертелгән үзгәрешләр ул беренче чиратта үзәк аппаратның вәкилләренә кагылачак. Алар күпләре үзләренең урыннарын югалтачак. Кискен рәвештә үзгәрешләр булыр дип уйлыйм”, ди Гадел Русия фиркәсенең Татарстан бүлеге әгъзасы Ринат Хәбибуллин.

Аның фикеренчә, хәзер Русиядә 500 мең партия вәкилләре бар һәм аларның 10 процент тирәсе фиркә эшеннән ерак тора.

«Шуның нәтиҗәсендә аларның партия таныклыклары алыныр дип көтелә. Чөнки үзләрен “Гадел Русия”дән дип белдерсә дә, алар күп кенә вакытта сайлауларда һәм җыелышларда Коммунистлар фиркәсе һәм “Бердәм Русия” партиясе белән үз эшләрен бәйли. Аларны үзәк аппаратта хыянәтчеләр дип тә атыйлар”, дип өсти Хәбибуллин.

“Гадел Русия” фиркәсе аларны коммунистлар белән бутамасыннар дип партия байрагының төсен дә үзгәрткән. Элек ул кызыл булса, хәзер сарырак төстә.
Шул ук вакытта кайбер белгечләр «Гадел Русия” коммунистлар фиркәсе белән кушылырга мөмкин, ди. Ринат Хәбибуллин исә киресенчә бу фиркә Бердәм Руси гә якынрак тора, ди

«Корылтайда да “Бердәм Русия” белән элемтәләрне булдыру һәм яңа президент һәм премьер-министр белән яңача эшләү стратегиясе кабул ителер. Безне “Бердәм Русия” белән бәйләгән юнәлешләр күп: ул Путинны һәм Медведевны яклау белән дә бәйле. Ләкин социаль сәясәттә безнең карашлар төрле”, ди ул.

Аның фикеренчә, “Гадел Русия” фиркәсе дә Кремль тарафыннан барлыкка килгән. Әмма анда хәзер Кремльгә каршы хәрәкәтләр дә бар.

«Халык әле бу фиркә программасының асылын аңлап бетерми. Мисал өчен, Европада (Скандинавия илләре, Франция, Испания, Италиядә) социал-демократик партияләр күпчелектә. “Гадел Русия” хәзер урталык табу белән шөгыльләнә. Халык өчен киләчәк 10-20 елда бу актуаль булыр дип саныйм», ди Ринат Хәбибуллин.
XS
SM
MD
LG