Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума матбугат бугазына элмәк сала


Хакимияткә хуш килмәгән мәгълүмат чараларын тиздән яла ягуда гаепләп ябып куярга мөмкиннәр. Дума канунга үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте.

Президент Путин гимнастика буенча олимпия чемпионы Алинә Кабаевага өйләнергә җыена дип язып чыккан “Московский корреспондент” газетасының киләчәге кыл өстендә иде. Әлеге басманы ябалар икән дигән хәбәрләр таралды. Тиздән мондый мәгълүмат биргән матбугатны гайбәт таратуда гаепләп тиз генә ябып куя алачаклар. Аерым алганда, “Бердәм Русия” фиркәсе депутаты Роберт Шлегель “Массакүләм мәгълүмат чарасын турында”гы канунга өстәмәләр кертүне тәкъдим итә. Анда террорчылык, экстремизм һәм аларны аклау, канкоеш, дәүләт серләрен ача торган мәгълүматны бирү тыела диелә. Шулай ук бу канунга өстәмәләр гайбәт таратуда гаепләнгән матбугат чарасын ябып куюны истә тота.

Кремль яклы булган “Наши” хәрәкәтенең элекке вәкиле Шлегельның бу тәкъдимен Думаның мәгълүмат сәясәте комитеты башта кире каккан булса, берничә көн элек кенә үз фикерен үзгәртте. Моны белгечләр Путин – Кабаева тарихы белән бәйли. Имеш, газета гайбәт тараткан.
Путин-Кабаева тарихы мабугат иреген кысуга кадәр китерде

“Ә аны кем әле гайбәт дип әйтте. Мин мәсьәлән алай санамыйм. Франция президенты Саркози Брунига өйләнгәндә, Русиягә бәйле булмаса да, безнең телеканаллар аны көне-төне күрсәтте һәм уңай яктан бирделәр. Бу миңа калса әзерлек иде, ягъни Русиядә дә мондый хәл булырга мөмкин дигән мәгънәдә”, дигән фикердә тоар «Идел” журналының публицистика бүлеге мөхәррире Искәндәр Сираҗи.

Аның әйтүенчә, хәзер теләсә нәрсәне гайбәткә әйләндереп калдырырга мөмкин.

«Синең фикерең булырга тиеш дигән сүз бу. Нәтиҗәләр ясарга ярамый, ягъни коры фактларга, рәсми мәгълүматларга гына нигезләнергә мөмкин булачак. Бу фикер хөрлеген үтерү. Төркиядә мәгълүмат кыска-кыска фактлар рәвешендә генә бирелә, безнең матбугат та шуңа әйләнәчәк», дип саный журналист.

Депутат Шлегель, канунга үзгәрешләрне “кешенең абруен һәм намусын пычрата торган ялган мәгълүмат тарату” дип кертергә тәкъдим итә. Күп кенә журналистлар бу канунның кабул ителәчәгенә шикләнми.

«Идел” журналының публицистика бүлеге мөхәррире Искәндәр Сираҗи
«Думаны җитди оешма дип санамыйм. Анда хәзер клоуннар кертеп тутырган төсле. Әмма ул канун чыгаруның иң зур органы булып кала. Оппозициянең тавышы чебен безелдәве кебек кенә, ә “Бердәм Русия”гә нәрсә кушсалар, ул шуны кычкырачак”, ди Искәндәр Сираҗи.

Аның фикеренчә, әлеге канунны кабул итү ул - сүз иреген кысу гына түгел, ә бөтенләй матбугатның бугазына элмәк салып кую булачак.
XS
SM
MD
LG