Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җисем" фестивале эшен башлады


26 апрель көнне Татар дәүләт гуманитар- педагогия университеты бинасында сәләтле балалар һәм яшьләрнең беренче "Җисем" кинофестивале уза.


Бу фестиваль башланыр алдыннан, җомга көнне Татмедиа агентлыгында матбугат очрашуы узды. Әлеге матбугат очрашуында Татарстан хөкүмәтенең мәдәният һәм телләр үсерү бүлеге җитәкчесе, “Татарстан-синема” кино сәнгатенең үсеш фонды рәисе Рамил Төхватуллин, “Сәләт” иҗтимагый фондының җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, әлеге проектның авторы Файзрахман Камалов һәм Германиянең “Татарлар Дойчланд” оешмасының бүлек рәисе Насур Юрушбаев катнашты.

“Җисем” кинофестивале сәләтле яшьләргә үз кино иҗатларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге чара сәләтле балалар һәм яшүсмерләргә кино сәнгатендә беренче адымнарын ясарга ярдәм итү һәм татар телен үстерү максатында оештырылды, дип башлап җибәрде матбугат очрашуын Җәүдәт Сөләйманов.

“Татар телен үстерү өчен аны активлаштырырга кирәк. Һәм менә татар телендә фильмнар төшерү, минемчә, татар телен автивка кертүнең бик үтемле ысул. Әле безнең милли кинематографыбыз юк. Әмма заманында безнең кино өлкәсендәге белгечләребез төрле җирләрдә бу сәнгатне башлаган иделәр. Бездә дә ул үсә башлаган, әмма ябылган. Менә шушы милли кино сәнгатен яңадан күтәрүне балалардан башларга булдык”, - диде Җәүдәт Сөләйманов.

25 яшьтән зур булмаган катнашучылар тарафыннан беренче фестивальгә барлыгы 36 алты эш тәкъдим ителгән булган. Шулар арасыннан жюри 21ен финалга кабул иткән. “Кабул ителгән эшләр Казаннан, республиканың Зәй, Азнакай шәһәрләреннән, гомумән, “Сәләт” яшьләр берлеге аланнары эшләгән һәр төбәктән дә бар. Әмма алга таба фествальнең даирәсе киңәер дип өметләнә оештыручылар.

Сулдан уңга: Фәйзрахман Камалов, Рамил Төхвәтуллин, Насур Юрушбаев, Җәүдәт Сөләйманов
Әйтергә кирәк, “Җисем” кинофестивален булдыру идеясен Санкт-Петербургта яшәгән милләттәшебез Файзрахман Камалов күтәреп чыккан. Азатлыкка ул әлеге проектның барлыкка килү тарихын сөйләде:

“Мин Санкт-Петербургта яшәгәндә балалар белән эш иткәндә кинофестиваль ясарга теләгем бар иде. Ә Казанга кайткач, ул тормышка ашты. Улым “Сәләт”кә кереп киткәч, бу мөхит минем үземне дә бик кызыксындырды. Җәүдәт Сөләймонов белән татар телен күтәрү чаралары турында сөйләшкәннән соң, аланнарда кино төшерә башладык. Монда сәләтле балалардан алдагы көннәрдәгә режиссерлар үстерергә дигән уй белән “Сәләт”тә эш башландык. Менә шулай бер ел эчендә ул фестиваль дәрәҗәсенә үсте. “Җисем” дигән исемне без бик озак эзләдек. Сәләтле балаларның җисеме көчле була. Шуннан барлыкка килгән исем ул. ”

Фестивальдә Татарстан яшьләре төшергән барлыгы егермедән артык кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк. Моннан кала бәйгедән тыш алман балалары төшергән фильм да тәкъдим ителәчәк. Әлеге бәйге кысаларында катнашучылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша, татар кинорежиссерлары һәм артистлары белән аралаша алачак. Ә уңышлы дип табылган эшләр “Иң яхшы юмористик фильм”, “Иң яхшы оператор хезмәте”, “Иң яхшы анимация фильмы”, “Иң яхшы актер һәм актриса” һәм башка номиянацияләр буенча билгеләнәчәк.

Катнашучыларның хезмәтләрен югары дәрәҗәдәге жюри тикшерәчәк. Алар арасында күренекле кинорежиссер Салават Юзеев, композитор Риф Гатауллин, язучы Рабит Батулла, сценарист Айсылу Хафизова бар. Олы абый һәм апалардан торган жюридан тыш, монда шулай ук балалардан торган аерым жюри әгъзалары да бәя бирәчәк. Балалар иң яхшы дип тапкан фильмга “Азатлык” радиосы исеменнән махсус бүләк тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG