Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем Парижда, кемдер – авылда


Бу арада Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов чит илләрдән кайтып керми.

Яңа гына Италиягә эш сәфәреннән кайткан илбашы тагын ерак чит илләргә чыгып китте. Бу юлы Мортаза Рәхимов берьюлы өч илдә була. Франция, Австрия һәм Маҗарстан илләренә. Үзе белән Хөкүмәт рәисе урынбасары, төзелеш министры Хәмит Мәүлияровны да алды ул.

Президентның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, Башкортстан вәкиллеге бу сәфәре барышында Башкортстанның төзелеш тармагын, торак-коммуналь хуҗалыгы үсешен тәэмин итәрлек өлкәләр белән кызыксына. Барган илләрдә алар шушы юнәлештә үзара хезмәттәшлек турында кайбер килешүләр төзү турында сөйләшәчәк.

Шул ук вакытта Башкортстанның яңа премьер-министры Раил Сарбаев җомга көнне республика авылларына эш сәфәренә чыгып китте. Ул анда язгы чәчү эшләренә әзерлекне һәм башка көнүзәк мәсьәләләрне тикшерә. Хөкүмәт рәисе бер көн эчендә Чишмә, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Әлшәй районнарын гизеп чыкты.

Алдан ук көтелгәнчә, яңа премьер-министрның Хөкүмәттә үзгәрешләр кертү вакыты чыкса да, әлләни яңалыклар булмады. Әлегә бердәнбер министр үзгәрде. Анысы да Раил Сарбаев үзе эшләп киткән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының яңа җитәкчесен билгеләү генә булды. Шулай итеп, әлегә министрларны үзгәртү бары тик Башкортстан президенты фатыйхасы белән генә булачак, дигән фаразлар чынга чыкты.
XS
SM
MD
LG