Accessibility links

Чаллыда милли мәгарифне өйрәнәләр


25 апрельдә БТК вәкилләре Чаллыга килде һәм биредә татар телен саклау, өйрәнү буенча күчмә утырыш үткәрде.

Кайбер матбугат чараларына күз салсак, Чаллыда һәм Татарстанда татар теленең торышы аяныч хәлдә. Татар теле баллада, гаиләдә, бакчада һәм мәктәптә формалаша. “Милли мәҗлес” депутаты Ф.Таҗиев “Чаллы яшьләре” газетасында: “Чаллыда укыту системасы 20 элек ни рәвешле булса, бүген дә шуңа кайтып калды. Хәзер татар баласының ата-анасы урысча тәрбияләнер өчен, гафу итегез, тере чимал әзерләүчеләр. Яшәүнең ни мәгьнәсе кала?”- дип борчыла Ф.Таҗиев.

БТК конгрессының Ринат Закиров рәислегендәге комиссия күчмә утырышын башлаганчы Чаллыдагы татар мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булды. Күчмә утырышка килүчеләр фикерен ишеткәнче, Чаллыдагы милли мәгариф өчен җаваплы кешеләрне ишетик. М.Вахитов исемендәге гимназия директоры Д.Йосыпова:

“Дөньяда глобальләштерү бара. Милли мәгарифне саклау хәзер төп проблемага әйләнә. Без зур көч куеп эшлибез. Ләкин бездән генә тормаган факторлар да бар. Татар теле сәгатьләре әлегә стабиль бара. Ләкин милли компонентлар бетерелә дигән хәбәр шактый борчыды. Милли компонент бетми, саклана дигән сүзләр дә иреште. Җиң сызганып, эшләүне дәвам итәрбез”.

Чаллыда мәктәпкә балалар учреждениеләр идарәсе башлыгы В.Хәмитов “Азатлык”ка болай диде:

“Бездә 93 бала бакчасы булып, шуның 25 татар статуслы. Һәр бакчада татар төркемнәре, татар тәрбиячеләре булдырылды. Татар телен өйрәнү максатлы бара. Бала мәктәпкә ана телен белеп бара. Ата-ана бакчадагы баласы белән кызыксынып тора. Татар төркемнәренә әлләни каршылык юк. Үзе татарча белмәгән ата-ана, баласы татарча сөйләшсә, бик куана. Милли тәрбия бирүдә проблема юк”.

Татарстан Югары Шурасы депутаты Р.Миңнуллин “Азатлык” хәбәрчесе белән сүзне болай башлады: “Татарстанда татар мәгариф системасы нык үсте, алга китеш сизелә”, диде һәм барлык эшнең дә яхшы гына булмавына тукталды:

“Соңгы вакытта битарафлык, сүлпәнлек сизелә, тынычлану бар. Кайбер район үзәкләрендә татар мәктәпләре бөтенләй төзелмәгән. Зур сөйләшүдән соң 1-2 районда мондый мәктәпләр ачылды. Каршылык чыгып кына тора. Милли компонент буенча бәхәс бара. Аны алсалар, эшебез начарая. Кичә Дәүләт Шурасы утырышында Русия президентына хат юлладык. Без аның өчен көрәшәбез, механизмнары бар. Русия белән ике арада шартнамә төзедек бит. Анда да аерым маддә бар. Федераль хәкимияткә генә карап торсак, без телсез калырга мөмкин. Аның өчен көрәшәбез. Чаллыда безгә иң яхшы гимназияләрне күрсәтәләр. Аны аңлыйбыз. Яхшыны начар дип булмый. Миллилек сизелә. Чаллы элек-электән килгән татар шәһәре. Без аны дөньяда бердәнбер татар каласы дип атыйбыз, монда татар рухы яши. Авыр елларда да сизелә иде бу рух. Ләкин ирешкән белән генә канәгатьләнү ярамый. Чаллы һәрвакыт татар каласы булып калсые өчен, дөньядан, заманнан артта калырга ярамый”, дип белдерде Р.Миңнуллин.
XS
SM
MD
LG