Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инвалидмы син? Сау бул!


Оешмалар инвалидларны эшкә алмыйча аның өчен акчалата җәза түләүне хуп күрә. Квоталар турында канун гамәлдә эшләми.


Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматләренә караганда, республикада 300 меңләп инвалид кеше исәпләнә. Аларның 100 меңе эшли ала дип санала. Әмма чынбарлыкта эшләүчеләр саны 50 меңнән артмый.

"Инвалидларның эшләү һәм эшкә урнашу мөмкинлеге чикләнгән, бу бик кызганыч, әлбәттә," – ди министрлыкның эш белән тәэмин итү һәм махсус программалар бүлеге башлыгы Дания Галиуллина.

Зифа Садриевага 52 яшь. 15 ел инде ул үзәк нерв системасы авыруыннан җафа чигә, аның аяклары тотмый. Эшне аңа Казан полиграфия комбинатыннан өенә китерәләр һәм кире алып китәләр. Комбинат өчен Зифа ханым папка-катыргылар ясый. 3 мең катыргы өчен аңа 900-1000 сум түләнә. Зифа ханым эшкә дип чыгып йөри алмый, әмма эш езләүче башка танышлары турында ул, квоталар булса да – аларга эш бирелми, ди.

Зифа Садриева ире Хәмид Сагиров белән полиграфия комбинаты өчен катыргы-папкалар ясый

"Эшкә юллама бирәләр, анда тәрбияче, күмерче, сантехниклар кирәк. Ирләр эше күп анда. Ләкин инвалид кеше сантехник булып эшли ала мени инде? Эшли алмый бит инде," – диде Зифа Садриева.

2007 елдан бирле Татарстанда "инвалидларга квоталар бирү турында" канун эшләп килә. Анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эш урыннары бүлеп бирү һәм яңа эш урыннары булдыру турында әйтелгән. Канунны гамәлгә ашыру авыр бара. Эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә алу "кыйбатка" төшә, ди Дания Галиуллина.

Инвалидларны эшкә алырга теләк белдергән ширкәт үзендә – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эш шартлары тудырырга тиеш була. Күзләре күрмәүчеләргә бер төрле шартлар кирәк булса, йөри алмаганнарга башка төрле шартлар кирәк. Сукырлар яки ишетмәүчеләр өчен аерым компьютерлар була.

Инвалидларны эшкә алган ширкәтләргә элек булган салым ташламалары хәзер бетерелгән. Ләкин хөкүмәттән һәр инвалид өчен акча түләнә. Бу акча якынча елына 8 мең сум чамасы була. (2300 сумлык минималь хезмәт хакы 24гә тапкырлана, аннары елдагы 12 айга бүленә һәм минималь эш вакыты – 7 айга тапкырлана) Бу акча бер эш урыны өчен бирелә.

"Бу канунны үтәмәүчеләргә акчалата җәза да билгеләнгән, әмма алар шул кадәр кечкенә ки, эш бирүче штраф түләүне хуп күрә, күп ширкәтләр шулай акча түләп котыла," – ди Дания Галиуллина.

Шулай ук ширкәтләрдә бер үк эш, бер үк норма өчен инвалидларга сәләмәт кешеләрдән азрак акча түләү очраклары да була икән. Бу хакта безгә инде 15 ел инвалидлыкта булган Зифа Садриева сөйләде. Гәрчә инвалидлар киресенчә үз эшләренә җаваплырак караса да.

Tатарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Дания Галиуллина

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Дания Галиуллина да инвалидлар үз эшләрендә бик җаваплы була, алар эшләренең кадерен белеп эшли, дип оешмаларның моңа игътибар бирмәгәненә борчылуын әйтте.

Шулай итеп, инвалидларны эшкә урнаштыруны көйләргә тырышкан Татарстан кануны (Русиядә мондый канун юк), канунның гамәлгә ашырылуын күзәтергә тиеш булган хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бер якта – эшкә урнаша алмаган, юк акчага үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр булган инвалидлар исә – икенче якта кала.

Безнең әңгәмәдән соң министрлык вәкиле Дания Галиуллина, инвалидларга эш бирүче ширкәтләр белән очрашулар булачагын, алар белән аңлату эшләренең алып барылачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG