Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минтимеровка кем дәрес бирә?


Сукырлар өчен курсларны оештыручы имам Илдар хәзрәт Баязитов. Suleiman.ru фотосы.
Сукырлар өчен курсларны оештыручы имам Илдар хәзрәт Баязитов. Suleiman.ru фотосы.

Кавказдан килгән сукыр абзыйлар Казанда Корьән укырга өйрәтә. Бармак очы белән укучының берсе Имран Минтимеров.

Каф тауларыннан килгән сукыр бабайларны Казан мәчете үз хисабына укырга өйрәнә. “Сөләйман” мәчетендә Дагыстаннан да күрмәүче шәкертләрне укыталар. Алар гомернең уртасы узганнан соң Изге китап Корьәнне укырга өйрәнергә дип Казанга килгән. Тик сукырлар өчен бармак очлары белән капшап укырга өйрәнү мөмкинлеге Русиядә әлегә бары тик Татарстанда гына ачылган икән.

Брайл системасы буенча

Башкаланың Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә бу юлы шәкертләрнең күпчелеге - Дагыстаннан. Брайл системасы буенча Изге Коръәнне укырга өйрәнүдән тыш, компьютерда эшләү күнекмәләрен дә ала. Шулай ук, ял итү, спорт белән шөгыльләнү, Казанда дә каралган. Шул максатка махсус тренажерлар да сатып алынган.

Аларны Казанның билгеле димчесе һәм абыстае Мәликә Гыйлметдинова укыта. Мәликә абыстай инде чукраклар өчен дә куслсар ясаган булган. Ул моның өчен дә махсус курслар да узган. Шулай ук Төркиягә барып тәҗрибә дә туплап та кайткан. Җомга көне абыстайны һәм оештыручы имам Илдар хәзрәт Баязитовны урынында тоту авыр. Сукырларга барысы да, мәчеттә укучы шәкерте дә, намазга килүче диндарлар да ярдәм итә икән.

Кулдан тотып йөретәләр

Күз каршында пәрдә булганнарга чит шәһәрдә яшәргә бик авыр. Дагыстаннан һәм Татарстаннан килгән начар күрүче абзыйларны без тәрбиялибез, ди мәчетнең ишек төбендә сакчы Сәлим Ситдыйков.

“Тотып йөртәбез, егылмасыннар өчен. Акрынлап алар үзләре дә бүлмәләргә кереп йөри башлады. Монда барысы да теләп ярдәм итә. Дүрт мәртәбә бездә аларны ашаталар. Күзе бераз күргәннәре махсус санаклар артында утыра”, - дип сөйли ул.

Махсус мәдрәсә кирәк

Тик Дагыстаннан теләгән барысын да кабул итү мөмкин булмаган. Хәзрәтләр күрмәүчеләр өчен махсус мәдрәсә төзү зарурлыгын күтәрә. Әнә, Чечен республикасыннан да килергә телиләр. Чираттагысы алар өчен ясала.


Чечен кумыкча сөйли, татарча аңлый

Ә чечен кешесе Имран ага Минтимеров хәзер үк Казанда инде. Чөнки ул Ченядан түгел, ә Дагыстаннан, Хасавйорт шәһәреннән. Акташау авылында туып үскән чечен агасы кумыкча сөйләшә, татарча да аңлый. Ул Дагыстанда изге китапны укучылар күп, тик күпертмә нокталар аша укучыны белмим ди. Ул Казанга үзе ядь иткән китапны, төшләренә кергән ныгытып торып укырга, аннан шифа һәм белем алырга, савап җыярга өйрәнер өчен килгән.

“Безгә монда бик уңайлы. Чакыруыгыз һәм хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Мине туганнарым, карендәшләрем шатланып һәм рухланып монда озатып җибәрде”, - ди ул. Бу курслар бер айга исәпләнгән.

XS
SM
MD
LG