Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кызына башлаганнар


2 майда төнендә “Курай” радиосы “Ревьера” аквапаркында кызыну сезонын ача. “Курай” dj-лары килгән халык үзен диңгез ярында ял иткән кебек хис итәчәк дип ышандыра.

“ Монда җәй атмосферасы, позитив энергия, уен-көлке булачак!” - диде безгә “Курай” радиосының ди-джее Ислам, ул “Ревьера” аквапаркындагы шоу-тамашаның алып баручысы.
Бүгенге көндә Казанда татар телле радиолар тыңлаучыларын арттыру максатында төрле күңел ачу чаралары үткәрә. Монда инде тоттың да үткәрдең түгел, ә ниндидер үзенчәлек белән яки бик күп халык җыеп шоу ясау максаты куела. “Татар радиосы” мәсәлән “Эрмитаж”, “ЦКЖ” кебек зур төнге клубларга меңләгән яшьләрне җыеп концерт-дискотекалар ясады. “Яңа гасыр” Казанда түгел, ә район-авылларга игътибарны юнәлтте һәм инде менә “Курай” радиосы җәйге кызыну сезонын ачабыз дип аквапаркта концерт-дискотека ясый. “Курай”лылар үзләрен мондый төр чараны татар телле радиолар арасында без беренчеләрдән булып үткәрәбез диләр.
Язгы салкын җилле кичтә кайнар биюләр, су чәчрәтеп уйнаулар вәгъдә итә торган “Курай Party” төнге 11дә башлана. Оештыручылар монда 1 май бәйрәмендә район-авылларда кунакта булган яшьләр дә килеп җитәрләр диләр.
Моңа охшаш чараларны әлеге радионың беренче тапкыр оештыруы. Киләчәктә су коенып күңел ачуларны тагын үткәрергә мөмкиннәр икән. Ә инде 2 майдагы концерт-дискога кире кайтсак, керү бәясе аквапаркка керүгә караганда бераз гына кыйммәтрәк булачак диләр. Махсус кунаклардан Мәликә, Болгар кызлары һәм “Иттифакъ” төркеме. Алып баручылар Габдерәхим һәм Ислам, шулай ук монда “Курай”ның башка ди-джейлары да була.
XS
SM
MD
LG