Accessibility links

Кайнар хәбәр

5нче май нинди бәйрәм ул?


Татарстан матбугаты үз көннен 19 майда билгеләп үтә
Татарстан матбугаты үз көннен 19 майда билгеләп үтә

7 дистә ел буы Совет матбугаты көне билгеләп үтелсә дә, соңгы 10 елда ул онытылды диярлек. Татарстан журналистлары 19 майны көтеп ала

Советлар заманында 5 майда - матбугат көне, 7 майда - радио-телевидение хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. 5 майда 1912 елда, “Правда” газетасы чыга башлаган булган. Матбугат көне шуңа багышлап сайланган. Русиянең елекке Президенты Борис Ельцин, совет заманыннан калган бәйрәмнән баш тартып, Русия матбугаты көнен 13 гыйнварда билгеләргә дигән фәрман чыгарды. Татарстан журналистларының да үз бәйрәме бар, ул 19 майга туры килә.
1914 елдан башлап, 5 май - большевиклар һәм фирка матбугаты көне буларак билгеләп үтелгән. Тарихи чыганакларга караганда, 1912 елның 5нче маенда “Правда” газетасының беренче саны чыккан булган, шуңа багышлап, хезмәт ияләрен беренче һәм иң мөһим газетасы тирәсендә туплау максатыннан совет матбугаты көне билгеләп үтелә башлаган.
1991 елда Русиянең ул вакыттагы президенты Борис Ельцинның карары белән Русия матбугаты көне 13 гыйнварга билгенде. Ул көнне, 1703 елда беренче Русия газетасы -“Ведомости” басмасы чыга башлаган көнгә туры китереп сайлаганнар. Ул бәйрәм Совет заманында кысылган, коммунистлар фиркасы сүзеннән чыкмаган матбугаттан арыну, яңа заман, ирекле мәгълүмат чараларының көне буларак кабул ителә иде, дип яза Русия журналистлары.
1998 елдан башлап, Татарстан да, үзенең бәйрәмен билгеләп үтә башлады. 100 еллык кыерсыту, тыю сәясәтеннән соң, 1905 елда беренче татар газетасын чыгарырга рөхсәт алынган булган. Ул хәл 19 майда булган. Татарстан матбугаты көне дә шул дата уңаеннан сайланган. Бу көнне журналистларның “Бәллүр каләм” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә, соңгы елларда “Медиа-форум” үтә.

Бүген Татарстанда 5 май, совет мабугаты көнен искә алучылар булмады диярлек. Бары “Яңа гасыр” һәм “Татар радиосы" гына, шул чордагы 7 май, радио-телевидение хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәргә җыена. Бауман урамында үзләрен таныту чараларын үткәрә.
Хәзерге татар журналистлары арасында төрле буын кешеләре бар. “Татарстан яшьләре” газетасы баш мөхәррире урынбасары Атлас Гафиятов 5нче майны хәтерли, әмма 19 майдагы бәйрәм күңелгә якынрак ди.
“Елекке вакыт булса, бәйрәм иткән булыр идек. Хәзер матбугат көннен 19 майга күчерделәр, шуңа әзерләнәбез”, - ди ул.
Яшь журналист Раиф Усманов, совет чоры матбугатында эшләмәгән. Ул бәйсез газеталар чыгара, аның үзенең һөнәр бәйрәме бар.
“ Бүген бәйрәм икәне, сез әйткәч кенә искә төште. Тарихтан укып беләбез. Тагын Русия матбугаты көне бар. Ул 13 гыйнварда билгәп үтелә. Әмма минем күңелем, 5нче майны да, 13 гыйнварны да кабул итми. Безнең үзебезнең 19 май бәйрәме бар. Шуны көтеп яшибез менә. Узган ел 19 май көнендә бәйрәм итеп йөрибез, иртән газеталарны укымагын идек әле. Ә анда, бер хөкүмәт газетасы баш мөхәррире, 19 май ул хөкүмәт газеталары бәйрәме, башка газеталарга кагылмый ул, дип язып чыккан икән. Без ахмакларча бәйрәм итеп йөргәнбез булып чыкты. Хосуйлаштырып та куйды кайбер газеталар бу бәйрәмне”,- ди Раиф Усманов.

“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Минназим Сәфәров, 5нче май - совет матбугаты көне, онытыла бара ди.
“Ниэшләптер, ул бәйрәм, үзеннән үзе төшеп калды. Татарстан матбугатының көне 19 май булгач, 5 майдагы бәйрәм хәтердән чыкты. Татарстан һәм татар матбугаты көне 19 май булгач, ул бәйрәм күңелемә якынрак. Кайберәүләр аны пионерлар көне итеп тә үрти. Әллә үзебезнеке булганга, бу 19 май безгә кадерлерәк, Совет заманында матбугат иреге сүзе гомумән көлке иде. “Бәллүр каләм” бәйгесен үткәреп, шуның белән кайнап, шуңа бу бәйрәм истә калгандыр” – диде Минназим Сәфәров.
Башка газета мөхәррләре дә, 5 май совет матбугаты көне онытыла бара, үзебезнең 19 майны бәйрәм итәргә җыенабыз, дип җавап бирде. Журналистларга бәйле тагын күп санлы бәйрәмнәр бар, сүз иреге, халыкара каләм ияләренең теләктәшлек көне, матбугат иреге көне һәм башкалар. Алары Татарстанда әллә ни зурлап үткәрелми, соңгы андый көн, 3 май - Бөтендөнья матбугат иреге көне дә күренми генә үтеп китте.
XS
SM
MD
LG