Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа президент һәм премьер-министр


Мәскәүдә бүген Дмитрий Медведев Русия президенты антын китерде, тантанадан ике сәгать узгач Владимир Путин хөкүмәт башлыгы итеп тәкъдим ителде.

Инаугурациядә 2 меңнән артык Русия һәм халыкара кунак катнашты. Ант китергәндә, Медведев, илдә ватандашлар һәм икътисадый иреклекләрне үстерүне үз максаты итеп билгеләвен белдерде.

Март аенда узган сайлауда Медведев тавышларның 70% алган иде. Русиянең дәүләт думасы Путинны премьер-министр вазифасында раслауны пәнҗешәмбе көнне караячак. Анда күпчелекне Бердәм Русия тәшкил итүен исәпкә алганда, Путинның бу вазифада раслануы көтелә.
XS
SM
MD
LG