Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония һәм Кытай рәсмиләре ел саен очрашачак


Япония премьер-министры Ясуо Фукуда һәм Кытай президенты Һу Дзинтао ике ил арасында хезмәттәшлекне арттыру турында килеште. Ел саен ике яклы саммитлар үткәрү турында сөйләшү булды. Җитәкчеләр Токиода очрашты.

Кытай президенты Япониягә соңгы дистә елда беренче тапкыр килде. Матбугат очрашуында Япония премьеры Кытайны Тибет белән сөйләшүләр үткәрергә чакырды.
XS
SM
MD
LG