Accessibility links

Нургалиевне дә Колесов язмышы көтмәсме?


Татар булып та, татарча белмәгән Нургалиев элекке президент кешесе санала
Татар булып та, татарча белмәгән Нургалиев элекке президент кешесе санала

Казаннан китеп Амур өлкәсендә эшләүче түрәләргә карата җинаять эше дәвам итә.

Губернатор урынбасары Гүзәлия Минкина, өлкәнең төзелеш министры Андрей Белов, губернатор Николай Колесов төркемендә булган башка җитәкчеләр дә хәзер Благовещенск шәһәре мәхкәмәсе карары белән үз вазыйфаларыннан алынган.
Гаепләүчеләр фикеренчә, түрә урыннарында эшләп калып, алар мәхкәмә эше барышына йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә үз вазыйфаларыннан алынганнар. Искә төшерик, алар үзләренең эш урыннарынан файдаланып, вазыйфаларын арттыруда, бюджет акчасына очкычта йөрүдә гаепләнәләр. Гаепләнүчеләр исә моның белән килешми, һәм эшне югарыда дәвам иттерергә уйлый. Алар фикеренчә, мәхкәмә бик ашыгыч нәтиҗәләр чыгара. Губернатор Колесов исә, үз кулы астында эшләүчеләрне яклый, әмма соңгы сүзне һәм хакыйкатьне мәхкәмә күрсәтер, ди.
Амурда казаннарга карата шундый басымны Татарстан сәясәтчеләре төрлечә аңлады. Кемдер моны Камил Исхаков командасына каршы эшләнгән гамәл, икенчеләр, бәлки гаепләнүчеләр чыннан да гаепледер дигәннәр иде. Хәзер инде кайбер сәясәт белгечләрен икенче нәрсә борчый.
Җитәкчелек, халык арасында да, Русия президенты Медведев булганнан соң, күп кенә төбәк җитәкчеләре алмашыначак дигән хәбәр таралды. Бу шулай ук Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевка да кагыла, әлбәттә. Аның урынына кем киләчәк?
Бу уңайдан фаразлар төрле. Кемдер президент тәхетенә Шәймиев үз кешесен калдырачак, ди. Берара, Татарстан президенты итеп хәзерге Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та билгеләнәчәк дигән гайбәт йөрде. Уйлап карасаң, Нургалиев Татарстанга җитәкче булып килсә, татарстаннар читтән килгән кешене, Амур халкы кебек үк тискәре кабул итмәсме?
Бу уңайдан сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов фикерләрен тәкъдим итәбез.
"Юк, әлбәттә. Колесовка каршы бу гамәлләр, әлбәттә, өстәгеләр белән килешенгән эш, монсыз генераль прокуратура тикшерү эшләрен алып бара алмас иде. Бездә бит хакимият вертикале. Ә Нургалиев ул, ни әйтсәң дә, министр булган, президентка якын кеше. Шуңа күрә Казанда аңа каршы булмыйлар. Яңа президент, миңа калса, Нургалиевне министр вазыйфасыннан алып куяр. Ә менә аны Татарстанга җитәкче итеп җибәрерләрме, бу сорау ачык кала", ди сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG