Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт нәрсә өчен көрәшкән соң?


“Бөек Ватан сугышында без урысча сөйләшү хокукы өчен көрәштек”. Мондый сүзләр РТР каналы аша “Русская речь” дигән тапшыруда яңгыраган иде.

Илбашы Путин авызыннан да шундый ук фикернең яңгыраганлыгы бу сорауга җавап эзләүнең бүген дә көн тәртибендә калуын ассызыклыйдыр.
Ә җавап табулары ифрат та кыен. 1942-елда Башкортостанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылыннан16- 17 яшьлек 20гә якын егет сугышка алынды. 3 айда узмады, барысының да батырларча һәлак булуы турында кайгы кәгазьләре килде. Харьков юнәлешендә һөҗүм итүче немеc гаскәрләренә каршы торуда һәлак булганнар алар. Шул ук сугышта танкларга каршы чыккан Башкорт ат дивизиясе дә кырыла. Бу дивизиянең командиры турында “Шаймуратов генерал!” дигән җыр гына кала истәлеккә.
Гомум Ватан өчен сугышта “тигезлелек” мисаллары – кая карама…
Фронтта 30га якын татар язучысы башын салды. 1990-елда “Социалистик Татарстан” гәзитендә бер язма башка таш белән суккандай тәэсир иткән иде. Канаш стансасында 2 поезд очраша: Казан ягына урыс язучылары бара, Мәскәү ягына – татар язучылары.
Танышлар үзара әңгәмәләшеп алалар.
- Сез кая барасыз?
- Без фронтка, илне сакларга. Ә сез?
- Безне партия кушуы буенча тылга җибәрделәр, халыкны мобилизацияләү өчен.
Көнчыгышка юл тотучы язучылар халыкны ничек мобилизацияләгәннәрдер – бу турыда хәбәрдарларны табып булмады. Ә менә Мәгъриб якларына юл тоткан татар язучыларыныкы турында беркадәр мәгълүмәт бар.
Үлем турында уйлама –
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Бу сүзләр төрмәдән туп-туры фронтка юнәлтелгән атаклы шагыйрь Фатих Кәримнеке. “Минер бер генә мәртәбә ялгыша”, - дигән гыйбарә бар. Лейтенант Кәримев 1945-елның 19-февралендә, 9-майга санаулы көннәр генә калгач “ялгыша.” Чәчәк атып яшәр чорында – 36 яшендә. Әйе, аның гомере, чынлап та, озын: тик халык хәтерендә генә шул…
Сугышның һәр елы күп әдипләребезне суырып ала, милли мәдәниятыбызга әйтеп бетерә алмаслык зарар китерә. Татар язучыларының каберләре кайларда гына сибелмәгән!
1941-елда дәһшәтле чигенештә Мөхәммәт Әблиев (алгы сызыкта), Аитҗан Аитов (Смоленски), Габдулла Галиев, Сөләйман Мөлеков (икесе дә Украинада), Макс Гатау (Калинин өлкәсендә) корбан булалар.
1942-елда без Касыйм Вахит (Сталинград), Хәбри Рахман (Мәскәү яны), Әхтәм Әминев (Калуга), Вәдүт Мифтаховларсыз (Тула) калабыз.
1943-елда Смоленскида Исмәгыйль Шәфиев, Мөхәммәт Әхмәтшалиев, Витебски ягында Мансур Гали, Воронежда Мөхәммәтша Мамин, Сталинградта Әгъзам Камал, Украинада Рахман Ильяс һәлак булалар. Сембер өлкәсенең Колмаер авылы егете Демьян Фәтхи Воронеж өлкәсендә ятып кала.
1944-елда Украинада Хәмит Кавыйның, Витебскида Исхак Закировның гомере киселә.
1945-елда, башта искә алынган Фатих Кәримнән тыш, Австрия өчен барган каты сугышта классик шагыйребез Нур Баян һәлак була. Ә Кәшфи Басыйров, Әхмәт Гыймадов, Мөсәгыйть Мостафиннар хәбәрсез югалалар. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Рәхим Саттар, Хәйретдин Мөҗәй концлагерьларда тигезсез көрәштә корбан булалар.
Халкыбыз никадәр асыл затларыннан мәхрүм калды.Утызынчы еллар эзәрлекләүләре чорында бөек шәхесләребезне “чүпләгәннән” соң, сугыш югалтулары мәдәниятыбызга бигрәк тә олуг авыр тәэсир ясадылар.
Шул ук елларда Мәскәү язучылары Татарстанның Чистай, Алабуга калаларында посып яттылар. Мәгълүм шагыйрә татар җирендә татар сөтен эчеп яшәсә дә, “спи, сынок, а то я тебя псу-татарину отдам”, дигән шедевр язып калдырган.
Данлыклы язучы Алексей Толстой Сембер каласының “Волга” кунакханәсендә яшәгәндә “Русский характер” дигән данлыклы мәкаләсен яза. Аны “Правда” гәзитеннән барлык фронт гәзитләре дә күчереп бастыралар.
Шул ук кунакханә янәшәсендә генә урнашкан бинада татар моңы тупланмасы булган Фәрит Яруллин, Кызыл командирлар курсын тәмамлап, туп-туры фронтка озатыла. Казан радиосы аша яңгыраган бер хәбәр тирән истә калган. Имеш, Татарстан АССР җитәкчелеге Фәрит Яруллинны кайтаруны сораган. Ләкин Мәскәү:
“Аны элегрәк әйтергә кирәк иде, фронттан җибәрү мөмкин түгел”, - дип кенә чикләнгән…
Брест ныгытмасын саклауны оештырган Петр Гавриловны да, бозлы су белән коендырып үтерелгән генерал Карбышевны да, үз күкрәге белән пулемет амбразурасын каплаган Матросовны да, әсирлектән очкыч урлап качкан Дәвәтаевны да урыс каһарманнары дип санау гадәткә кергән. Шулай ук Рейхстагка Җиңү байрагын татар баласы түгел – урыс белән грузин егетләре элгәне дә Рәсәй халкы башына шыплап тутырылган.
Әйе, бөек Җиңү. Ләкин шунысы бераз аптырата: шундый көчле дошманны җиңгән ил ничек инде муеннан ришвәтчелеккә чумган үз түрә-түрәчекләрен җиңә алмый?Аларны караклык сазлыгыннан тартып чыгарып, кояшка киптерергә кую өчен нәрсә җитми икән бүгенге хакимияткә?
XS
SM
MD
LG