АКШ хәрби көчләре хәбәр итүенчә, Гыйрак башкаласының Садр бистәсендә пәнҗешәмбе көнне 14 сугышчы үтерелгән. Сугышчыларга каршы һава һөҗүме һәм танклар җибәрелде. Багдадта сугыш март аеннан бирле кискеннәшеп китте. Мартта премьер-министр Нури әл-Мәлики Садр көчләренә каршы чаралар игълан итте. Һуманитар оешмалар Садр бистәсендә 2 миллионнап кеше яши, бистәдә азык-төлек кризисы барлыгы турында чаң кага.