Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев та фатир вәгъдә итә


Русия президенты вазыйфаларына керешкән Дмитрий Медведевның беренче указы Ватан сугышы ветераннарын 2010 елга кадәр фатир белән тәэмин итү турында булды.

Моңарчы Русиянең һәр төбәге ветераннарны фатир белән тәэмин иттек дип, Мәскәүгә рапорт биргән иде. Хәзер мәсьәләнең хәл ителмәве ачыклана.

Фатир мәсьәләсен СССР да чишмәде, Русия түрәләре дә әлегәчә хәл итә алмый. Дөрес, вәгъдәләр күп булды. Өченче президент Медведев үзенең беренче указын яңадан Русиядәге шушы гомерлек проблемага багышлады- 2010 елда Ватан сугышы ветераннарының барсыда фатирлы булачак, диде. Моңа кадәр төрле тљбђклђр Мәскәү каршында хисап тотканнар иде инде. Мәсәлән, 1995 елда Чаллы хакиме Р. Алтынбаев Чаллыдагы ветераннарның барысы да фатирлы булды, дип белдерде. Татарстан президенты М. Шәймиев үз нәүбәтендә республикада фатирсыз ветераннар юк, диде. Башка регион башлыклары да ветераннар өчен фатир проблемасының тормышка ашуын әйтте. Менә тагын яңа президент тормышка ашкан мәсьәләне хәл итү өчен яңа указ чыгара. Бу Медведев өчен беренчел мәсьәлә идеме, яки бәйрәм алды популярлыгы идеме? 9 май көнне “Азатлык” хәбәрчесе кайбер фикерләр туплады. Журналист Г. Дәүләтгәрәев беренче чиратта сүз иреге турында борчыла:

“Медведевка өметебез зур. Журналистларның моңа кадәр мөмкинлеге кысылды. Бәлки ул безгә сүзебезне курыкмыйча әйтергә ирек бирер. Болай да сүзебезне куркып әйтмәдек. Ләкин башы булган кеше үзгәрешләрне күрә. Ветераннарга килгәндә, аларга җимерек хрущёвкалардан кайчандыр фатир биргәннәрдер, кайсылары фатирларын балаларына биреп, йортсыз калгандыр. Ветераннар фатиры президент өчен ике, яки өченче мәсьәлә булырга тиеш иде. Беренче мәсьәлә - коррупция белән көрәшү турында әйтелсен иде”.

Чаллы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Х.Галәветдинов ветераннарга фатир бирү мәсьәләсе хәл ителсә дә, проблемалар килеп чыга дип саный:

“Без 1995 елда үзебезнең ветераннар өчен проблеманы хәл иттек. Инде тормыш сәбәпләре белән Чаллыга килгән ветераннар чиратка баса. Кем Украинадан, Казахстаннан, Грузиядән килә. Медведев указы урынлы. Илне саклаган буын чорма яки идђн астынды яшәргә тиеш түгел. Хәзер Чаллыда 5-6 ветеран чиратта тора. Аларның саны үзгәреп тора. Чөнки алар йортсыз кала. Кайбер ветераннар безгә икенче, өченче тапкыр мөрәҗәгать итә. Әти-әнисен фатирдан куу балалары өчен хурлык булсын. Без ветераннарны урамда калдыра алмыйбыз”.

Татарстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе К. Сафиуллин һәм И. Комаров фикере:

“Фатир мәсьәләсен Русия гомер буена хәл итә алмыячак. Аны патшалар да, хәтта Алла үзе дә чишә алмый. Чөнки оешканлык, тәртип юк, эшләргә теләмиләр. Русия гомер буе сугышырга ярата. Шуңа күрә фатир проблемасын ул хәл итә алмаячак”.
XS
SM
MD
LG