Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда көчле җир тетрәү булды


Кытайның көньяк-көнбатышында 7.8 рихтер көчендә җир тетрәү булды.

АКШның геологик тикшеренүләр идарәсе белдерүенчә, тетрәү үзәге Сычуан өлкәсе башкаласы Чеңдудан 100 сакрымлап төньяк көнбатышта булган.

Хәбәрләргә караганда җир тирбәлеше Кытайның зур гына өлешендә, хәтта Таиланд башкаласы Баңкокта да сизелгән.

Әлегә корбаннар, җимерелүләр турында мәгълуматлар юк. Әмма президент Һу Дзинтао кичекмәстән ярдам-коткару эшләрен башларга кушты, премьер-министр Уен Җиабао Чеңдуга килде.
XS
SM
MD
LG