Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан коалициясендәге 1 фирка хөкүмәттән чыга


Пакстанның элекке премьер-министры Наваз Шәриф үз партиясенең коалициядәге беректәше белән вазыйфаларыннан алынган хәкимнәрне кире кайтару турында килешә алмавы сәбәпле партия вәкилләре булган министрлар хөкүмәттән чыга дип белдерде.
Шулай да Шәриф безнең партия хөкүмәтне яклавын дәвам итәчәк диде.

Шәриф партиясе былтыр үтерелгән элекке премьер министр партиясе белән коалицион хөкүмәт төзеде.

Бу 2 фирка быел парламент сайлавында президент Пәрвәз Мөшәррәф тарафдарларын җиңгән иде.

Алар узган ноябрь аенда гадәттән тыш вәзгыять игълан ителеп Мөшәррәф вазыйфаларыннан алган 60-лап хәкимне кире кайтару турында килешсә дә, аларны ничек һәм кайчан кире кайтару турында уртак фикергә килә алмады.
XS
SM
MD
LG