Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җир өчен тарткалашлар


Уфа районының Суровка авылы җире өчен тарткалашлар башланды.

Әлеге авыл җиренең бер өлеше коттеджлар төзү өчен “Партнер” исемле ширкәткә бирелгән иде. Ул коттеджлар чиновникларга төзелә һәм ул үзенә күрә Мәскәүнең Рублевкасы кебек затлы урын санала. Төзелеш авыл халкы эчә торган чишмәгә кадәр барып җиткән һәм чишмәгә зыян сала башлаган. Авыл халкы прокуратурага биргән. Прокуратура тикшерүенә караганда, җир канунсыз бирелгән. Авыл халкы мәсъәләне референдумга чыгарырга җыена.
XS
SM
MD
LG