Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җитәкчеләрнең урыс хатыннарын алу гадәте әле дәвам итәме?


Грузия Президенты Михаил Саакашвили (С) Недерландлы хатыны Сандра белән
Грузия Президенты Михаил Саакашвили (С) Недерландлы хатыны Сандра белән

Үзәк Азия җитәкчеләренең һәм башлыкларының урыс яисә урыс телле хатын-кызларга өйләнүенең асылында ни ята? Бу гәдәт элекке совет илләрендә хәзер дә шулаймы, әллә үзгәрешләр бармы?

Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында элекке Русия президенты Владимир Путинның хатыныннан аерылып, Алинә Кабаевага өйләнәчәк дигән имеш-мимешләр таралган иде. Элегрәк Үзәк Азия җитәкчеләренең урыс яки урыс телле хатын-кызлар белән гаилә коруы гәдәти күренеш булса, урыс җитәкчесенең асылы төрки булган хатын-кызга өйләнергә теләве күпләр өчен гәҗәбрәк булды һәм янәдән җитәкчеләрнең гаилә тормышына игътибарны арттырды.

Белгечләр һәм тарихчылар Үзәк Азия җитәкчеләренең урыс телле хатыннарга өйләнүе, аларның сәяси карьераларын үстерүгә зур тәэсир ясый дигән фикердә тора.

Советлар вакытында Үзәк Азиядә сәясәтче һәм җитәкчеләрнең урыс хатыннарына өйләнүе мәгълүм. Мисал өчен элекке Таҗик башлыгы Бобоҗан Гафуров шуларның берсе. Гәрчә таҗиклар үзе аны “Таҗиклар” китабына кертеп, милли каһарман буларак күрә. Ләкин Мәскәүдәге совет җитәкчелегенең милли үзенчәлекләргә басым ясаган бу китапны ошатмавы сәбәпле, Гафуровны хатыны урыс булуына карамастан? урыныннан алганнар иде.

Шулай да урыс телле хатынга өйләнүе сәбәпле, үз урыннарын саклап калган җитәкчеләр шактый. Кыргызстан президентларыннан Бакыев һәм элекке Төркмәнстан президенты Ниязовның хатыннары урыс милләтеннән. Әле дә президентлыгын дәвам иттергән Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов исә ике тапкыр өйләнгән һәм хатыннарының икесе дә урыс телле.
Әлеге хәл җитәкчеләрдән кала, мөһим сәясәтчеләргә дә кагыла. Моннан тыш, урыс милләтеннән тыш, татарларга өйләнгән башлыклар һәм сәясәтчеләр дә бар.
Кайберләр өйләнүне чын мәхәббәт белән аңлатса, моннан кала җитәкчеләрнең урыслы телле ханымнарны сайлавы аларның сәяси шөһрәтенә дә шактый йогынты ясаган.

“Өйләнү сәбәпләреннән берсе - сәясәттә бер баскычка югарыга менү булган. Әгәр дә тарихка күз салсак, үзбәкләрдә мәсьәлән, Мәскәү тарафыннан билгеләнгән җитәкчеләрнең барысы да урыс хатыннарына өйләнгән булган. Мәскәү хакимияте җирле җитәкчеләрне сайлаганда, аларның урыс хатынына өйләнүенә генә карамаган, шул ук вакытта тулысынча үзбәк булмаганнарын хуп күргән”, ди Ташкентта яшәгән бәйсез белгеч Абдулкадироглу.

Әйе, Үзбәкстан үрнәгендәге кебек, Советләр вакытында җирле җитәкчеләрне сайлаганда Мәскәү тарафыннаң урыслар белән яисә урыс телле татарлар белән өйләнгән сәясәтчеләр, Совет түрәләре тарафыннаң “ышанычлырак” дип күрелгән һәм бу сыйфат аларның сайлануында зур роль уйнаган.

Гомумән әйткәндә, урыс телле хатыннарга өйләнү советләр вакытында сәяси өлкәдә үсү өчен бер баскыч булган.

Җитәкчеләрнең урыс теллеләр белән гаилә кору гадәте, советләр берлеге җимерелсә дә хаман дәвам итә. Ләкин хәзер инде бу сәяси өлкәдә үсү өчен шарт түгел.

Ләкин эш эзләп Русиягә күченеп киткән миллионлаган Үзәк азиялылары барган җирләрендә эш белән бергә мәхәббәт дә таба ала. Хәзер урыс белән гаилә кору ватандашлык алуда ярдәм итә. Шулай итеп бу гадәттә читтән килгән эшчеләрдән акча кубарырга хыялланган полицияга эләкмичә генә, эшләрен дәвам иттерергә булыша.

Әйе хәзер элекке совет илләрендә урыс хатыннарына өйләнү престиж өчен шарт түгел. Заманалар үзгәрде. Хәзерге җитәкчеләр дә элекке гадәтләрен күптәннән үзгәртте. Мәсьәлән, Украина президенты Виктор Ющенко американлыга өйләнде. Грузия президентының хатыны исә нидерландлы.
Көнбатыш яклы әлеге президентлар, төсле инкыйлаб вакытында хакимият башына килгән иде. Бу хәл исә яңа сорау тудыра, ягъни аларның көнбатышлы хатыннарга өйләнүе очраклы гына килеп чыкканмы, әллә бу яңа көрешнең бер өлеше булып торамы?
XS
SM
MD
LG