Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Израильне котлап, гарәпләр белән сөйләшәчәк


АКШ президенты Буш 5 көнлек сәфәр белән Якын Көнчыгышка китә. Израильнең 60 еллыгын билгеләүдә катнашканнан соң ул Сөгуд Гарәбстанына һәм Мысырга юл тота.

Джордж Буш үз сәфәрен бәйрәмнән башлый: Израилдә ул яһүд дәүләтенең 60 еллыгы тантаналарында катнашачак. Шулардан иң әһәмиятлесе - Израиль президенты Шимон Перес оештырган һәм яһүдләрнең Израильдәге һәм гомумән дөньядагы киләчәгенә багышланган олы конференция.

Американ президентыннан тыш, анда башка элекке һәм хәзерге җитәкчеләр дә катнаша. Мисал өчен, Михаил Горбачев, Вацлав Һавел, Михаил Саакашвили, Һенри Киссингер һәм башкалар.

Әмма бәйрәмнән бигрәк Бушны Якын Көнчыгышта төбәкне инде ярты гасырдан артык битәрләгән һәм әлегә чишелеше бөтенләй күренмәгән проблемалар турында авыр сөйләшүләр көтә.

Узган ноябрьдә американ президенты Израиль белән фәләстиннәр арасында сөйләшүләрне яңарту максатында Аннаполис шәһәрендә халыкара киңәшмә үткәргән иде. Анда ике як та - яһүдләр дә, фәләстиннәр дә Буш шушы ел азагында президентлыктан киткәнче солых килешүенә ирешергә вәгъдә итте.

Джордж Буш үзе президентлыгын шундый зур уңыш белән йомгаклап куюны бик тели һәм бу максатка ирешү мөмкин дип саный.

Әмма көннәр, айлар уза тора, тик солых мәсьәләсендә әллә ни казанышлар күренми. Хәзер инде американ президенты үзе дә максатына ирешү турында саграк белдерүләр ясый.

Элегрәк сүз "ике дәвләт", ягъни Израил янәшәсендә мөстәкыйль фәләстин дәүләтен дә кору хакында барса, соңгы белдерүләрендә Буш максатын "дәүләтнең нинди булуын ачыклау" дип билгели.

"Юл харитасы кебек үтәлүе тиеш, мәҗбүр йөкләмәләр булырга тиеш. Монысын һәркем аңлый. Беренче адым булып тасвирлама тора. Дәүләт Швейцария чыткысы, сыры кебек тишек була алмый, ул чикләре билгеләнгән һәм качаклар мәсьәләсе хәл ителгән тоташ җир булырга тиеш", дип белдергән иде президент Буш ББСнең гарәп каналына.

Израильдән соң АКШ президенты төбәктәге икенче мөһим беректәше - Сөгүд Гарәбстанына юл тотачак. Анда да Бушны үзенчә бәйрәм көтә, ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне урнаштыруга 75 ел тула.

Ләкин бәйрәмгә башка бер проблема - нефть бәяләренең котырып үсүе күләгә төшерү сәбәпле, президент сөйләшүләре үзәгендә шул торыр дип фаразлана. Ак йорт хуҗасы сөгүд патшасын нефть бәяләрен авызлыклау өлкәсендә ни дә булса эшләргә өндиячәк, гәрчә гыйнвар аендагы соңгы сәфәре вакытында ул моны инде бер үтенгән иде, әмма нефть шәехләре ягыннан берни дә булмады, киресенчә, бәяләр тагын да үсте генә.

Шимбә һәм якшәмбене Буш Мысырда үткәрәчәк. Анда ул Хөсни Мөбәрәк белән генә түгел, ә Әфганстан президенты Хәмит Карзаи һәм Либан премер-министры Фуат Синиора белән дә очрашачак.

Синиора белән сөйләшүләргә аеруча зур әһәмиәт бирелә - Вашингтон шулай үзенең "Хизбулла" хәрәкәте белән каршылыкка кергән Либан хөкүмәтен яклавын күрсәтергә тели. Көнбатыш һәм Израиль, Хизбулланың Либан хөкүмәтен какшату тырышлыгы артында Иран һәм Сүрия тора дип белдерә.
XS
SM
MD
LG