Accessibility links

Мәгарифтә милли, дини "геноцид" бармы?


“Ватаным Татарстан” журналисты Рәшит Минһаҗ.
“Ватаным Татарстан” журналисты Рәшит Минһаҗ.

Татарстанда татар–төрек уку йортларын ябу шаукымы туктамый. Рәшит Минһаҗ аны милли мәгарифкә каршы геноцидка тиң адым дип атый.

Татарстанда татар–төрек уку йортларын тикшерү, аларны ябу шаукымы туктамый. Татар журналисты Рәшит Минһаҗ бу вәзгыятьне милли мәгарифкә каршы геноцидка тиң адым дип атый.

Ачыклык кертелми

Бу көннәрдә Казандагы татар-төрек лицейлары язмышына ачыклык кертү максатыннан Татарстан мәгариф министрлыгында махсус җыелыш узар, дип көтелгән. Тик ул узмады, саклап калу өчен махсус рәсми мәгариф сәясәте алып барылмый, дип борчыла милли зыялылар. Казанның “иң тирән белемле”, тәртипле балалар тәрбияли торган, югары рейтинглы саналучы уку йортларын инде Русия прокуратурасы вәкилләре берничә ел тикшереп тора. Лицейларны ябалар икән, дигән шау-шу кубып тора. Әйтик 31 май көнне белем бирүче төрек укытучылары китәргә тиеш, дип хәбәр ителгән.

Яхшы белем шик уята

Төрекләр ярәмендә инглиз, урыс, төрек һәм татар телендә яхшы белем бирүчеләргә я фәннәрнең инглиз телендә укытылуына канәгатьсезлек белдерәләр, әле балаларның анда иманлы яки тәртипле булуы шик уята. Яки татар-төрек уку йортларында тыелган китаплар “табыла”. Инде бер төркем татар элитасы Русия президентына бу нисбәттән ачык хат та юллаган иде.

Татар җәмәгатьчелеге: “Бу уку йортларының эшчәнлеге шикле булуына дәлилләр юк, әмма шулай да тикшерүчеләр Татарстанда татар-төрек уку системасын ябу ягында”, - дип язды. Рәшит Минһаҗ да төрекләргә бәйләнүдә - сыныкка сылтауны, хөсетлекне, төректән куркуны күрә.

“Дус булып кыланучы Русиянең күп төбәкләрендә төрек лицейларын ябып бетерделәр. Ә Татарстанда исә алар сакланып килгән иде. Тик тикшеренүче Русия органнары алардан китеп тормый дияргә була”, - ди Рәшит Минһаҗ.

Лондондагы татар егете мәктәбен япканнар

Әгәр 2000нче елны республикада 100гә якын төрек укытучысы белем бирсә, хәзер аларның саны 60 тирәсе генә калган. Башка республикаларда бу мәктәпләрне инде ябып бетерделәр. Татарстандагы татар-төрек лицейларына да кизәнеп караганнар иде, республика җитәкчелеге ярдәмендә әлегә алар сакланып килде. Татарстанда бүген 7 лицей эшли. Андагы укучылар камил рәвештә инглиз, татар, төрек телләрен өйрәнеп чыга.

Әйтик, Мөдәррис Каюмов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе хезмәткәре, элек Петербурда яшәгән. Аның улы да шунда төрек лицеенда укыган. “Хәзер Лондонда эшли. Тик ул укыган лицейны күптән яптылар инде. Яптылар, чөнки яхшы белем бирәләр иде. Анда укырга керү өчен улыма котчкыч зур бәйгедә катнашырга, сайланып керергә кирәк булды. Анда да халык төрек лицейларындагы сыйфатын белә иде”, - дип искә ала Каюмов.

Татар-төрек лицейларын ябу бурычына каршы

Төрек укытучыларын яклап узган айда Казанда татар иҗтимагый үзәге урам җыены да ясады. Аны Юныс Камалетдинов оештырган иде. Рәшит Ягъфәров тарафдарлары да урамга чыгарга җыена икән. Бу атнада Казанда татар яшьләре дә бу нисбәттән митинг ясарга тели. Алар фикерен искәртеп милли фикер иясе галим Дамир Исхаков “Азатлык” радиосына, Русия көчләренә татар-төрек лицейларын ябарга дигән бурыч куелган, дигән иде.

Төрек укытучылары кебек бездә эшләүче юк

Ә Рәшит Минһаҗ исә шулай да, өмет бар әле ди. Ул аеруча төрек-татар уку йортларын тәмамлаган, саллы университетларда укыган күп санлы элеккеге укучыларның һәм аларның ата-аналарының үз хокукларын даулавына өметләнә. Билгеле булганча, Казанда шактый инглиз яки башка телле уку мәктәпләре бар. Тик аларга наркомания, тәмәке тарту, ялкаулык чирләре дә хас икән.

“Ә татартөрек уку йортлары исә беренче чиратта тәрбия, укытучыларның үрнәге, тәртибе аша белем бирә. Төрек укытучылары кебек бездә тәртипле укытучы, тырышып эшләүче юк әле”, - ди Минһаҗ.

Комган ярамый, презерватив ярый

Ул төрек укытучыларын кууны исламофобия дип тә бәяли. “Мәктәпләрдә дини белем бирелмәсә дә, төрки һәм иманлы кешеләрнең балалар арасында булуы Русияне куркыта. Сүздә исә барысы да башкача, дуслык, хезмәттәшлек. Русиядә быел төрек мәдәнияте елы. Ул ислами илләр белән дә дуслык кора. Ә үзе мөселман булган укытучыларны кысрыклый. Бу чын-чынлап дискриминация. Русиядә православ мәктәпләре дә шактый. Аларны ябучы юк. Ә Казанда алар дини булмаган мәктәпләрне дә ябарга тели”, - ди Рәшит Минһаҗ.

“Аларга барып юыну бүлмәләрендә комган юкмы, дип тикшеренеп йөриләр. Чисталык, гигиена, гореф-гадәт куркыта. Үзләре хуп күргән мәктәпләрнең бәдрәфләрендә исә тәмәке төпчеге, презерватив, наркотиклы шприц яки сыра шешәләре барлыгын, ә сөлге яки сабын булмавын күрми алар”, - ди “Ватаным Татарстан” журналисты.

XS
SM
MD
LG