Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бензин бәясе янә күтәрелде


Казанда бензин бәясе тагын 1 сумга артты. Хәзер иң күп соралган 92 маркалы бензин 22,5 сум тора. Белгечләр фикеренчә, соңгы 4 айда бу ягулыкка бәя якынча 4 %ка күтәрелгән һәм бу әле соңгы күтәрелү түгел.

Чит илләрдә, аеруча Америка кушма штатларын искә алсак, биредә соңгы елларда бензинга бәя күтәрелгән саен, машина йөртүчеләр канәгатьсезлек белдереп урам җыеннарын үткәрә. Русиядә, шул исәптән Татарстанда да, халык тынычрак. Бәяне күтәргән саен, ул дәшми. Белгечләр фаразлаганча, бензинга бәя кабат 1 сумга күтәрелде. 92нче маркалы бензинның литры 22,5 сум, 95 неке 23,5. Бу үз чиратында, Татарстанда бензинның Америка кушма штатларына караганда да кыйбатырак торуын күрсәтә. Анда бу чималның литры якынча 20 сум тора.
Бу өлкәдә эшләүче белгечләр фикеренчә, бензин бәясенең артуы, нефть бәясе артуы белән бәйле. Алар фикеренчә, бүгенге көндә илдә эшкәртелүче бензинның күләме бу чималга ихтияҗга караганда күбрәк. Безнең күп кенә нефть эшкәртү заводлары югары сыйфатлы чимал җитештерә алмаганга күрә, аны башка җиргә сата алмый. Бәяләр дигәндә, нефть ширкәтләренең үзара сөйләшүләрен дә онытырга ярамый, ди белгечләр.
Әмма соңгы арада, бензинга бәя күтәрелү, күбесенчә Америка долларының кризис кичерүе белән дә бәйле булырга мөмкин. Элегрәк Америка ширкәтләре үз акчаларын күчемсез милек буларак сакласа, соңгы арада нефть һәм алтынга инвестицияли, шуңа күрә нефть бәясе үсә. Американың икътисады кризис кичергән вакытта бу хәл әле дәвам итәчәк. Әмма чит ил икътисады җайлашса, нефтькә бәяләр бераз төшәчәк, белгечләр фикеренчә.
Билгеле, ягулыкка бәя арту, беренче чиратта, азык төлеккә бәяләрне арттыра.
Газеталарда язылганнарга караганда, илдә бензин бәясенең һаман артып торуы Русия халкын да тәмам ардырган. Һәм бу күренешкә нык ризасызлык белдереп, 24 май көнне төрле төбәкләрдә урам җыеннары узырга тора. Моның оешәтыручылары “Свобода выбора” машина йөртүчеләр хәрәкәте, һәм кайбер автомобиль профсоюзлары.
Әлеге хәрәкәт башлыгы Вячеслав Лысаковның “Интерфакс” агентлыгына биргән әңгәмәсеннән күренгәнчә, урам җыеннары Мәскәү һәм тагын дистәләп төбәктә уздырылачак. Мондый чара Казанда булачакмы, әлегә билгеле түгел. Лысаков әфәнде әйтүенчә нефть эшкәрткән илдә, бензин бәясе югары булырга тиеш түгел. Бензинның бәясе һәм сыйфатына карата үздырылган мондый урам җыеннары күпмедер дәрәҗәдә, мәсьәләне чишергә ярдәм итәчәк, аныңча.
XS
SM
MD
LG