Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия партияләре катлаулы сөйләшүләр алдында


Үзара килешә алмаслык җитәкчеләр
Үзара килешә алмаслык җитәкчеләр

Сербиядәге парламент сайлау нәтиҗәсе күпләрнең Eвропа белән булуны яклавын күрсәтсә дә, партияләр өчен ифрат та катлаулы вәзгыять тудырды - хөкүмәт кору өчен килешә алмаслык партияләрнең үзара килешүе кирәк.

Президент Тадичнең европачыл демократларын элекке диктатор Милошевич социалистларына кодалап булырмы? Җавап, беренче карашка, көн кебек ачык - әлбәттә, юк. Бу ике сәяси көч арасында һәр өлкәдә дә диярлек шундый тирән каршылыклар бар ки, аларның нинди дә булса беректәшлек кора алуын беркем күз алдына да китерә алмый.

Әмма серб басмалары бу көннәрдә, Борис Тадичнең Демократик партиясе илнең яңа хөкүмәтен социалистлар белән төзү турында килешүгә якын тора, дип яза. Шушы партияләрнең берсеннән дә әлегә раслау килмәде.

Шул гына мәгълүм - Социалистлар партиясе тирәсендә хәзер Тадич вәкилләреннән тыш серб милләтчеләренең Радикал партиясе кешеләре дә, элекке премьер-министр һәм шулай ук аяусыз милләтче Коштуница тарафдарлары да йөри - серб парламенты Скупчинада бары тик 20 генә урыны булган социалистлар "патша ясаучы" бер сәяси көчкә әйләнде.

Сишәмбедә Борис Тадич "илне Eвропа берлегенә китерә алырлык, тотрыклы вә икътисадта уңышлы хөкүмәт коруны яклаучы" кайбер партияләр белән рәсми булмаган сөйләшүләр башлап җибәрүен әйткән иде.

250 урынлы парламентта Тадич демократларының 102 депутаты бар, әмма хөкүмәт кору өчен анда кимендә 126 тавыш кирәк булачак.

Томислав Николичнең радикаллары 77 урын казанды, әмма ифрат та милләтчел карашларда торган һәм Русия белән берләшүне алга сөргән бу партиянең Eвропа яклы демократлар белән уртак тел табуы мөмкин саналмый.

Андый мөмкинлек элекке премьер Коштуница партиясе белән дә юк диярлек - аның Скупчинадагы 30 депутаты Тадич партиясенә бик җитәр иде, әмма нәкъ менә Коштуницаның март аенда Тадич партиясе белән килешә алмый хөкүмәт беректәшлегеннән чыгуы Сербиядә яңа сайлау үткәрүгә китергән иде.

Президент Тадич, ни генә булса да Сербия үзен Eвропа иле буларак билгеләргә һәм Eвропа Берлегенә омтылырга тиеш, дип саный, ә Воислав Коштуница исә Көнбатышның Косово бәйсезлеген тануына рәнҗеп, илен православ кардәшләре яшәгән Русия белән бәйләргә тырыша.

Болар барысы да хөкүмәт кору сөйләшүләрен алып барырлык бердәнбер көч итеп Борис Тадичка нәкъ менә социалистлар партиясен генә калдыра. Слободан Милошевич бәреп төшерелгәннән бирле социалистларның инде хөкүмәттә булганы юк иде.

Бер үк вакытта социалистларга һәм аларның җитәкчесе Ивица Дачичка милләтчеләр ягыннан да бик зур басым ясала, алар социалистларның президент Тадич белән түгел, ә үзләре белән берләшүен тели, дип хәбәр итә Сербия матбугаты.
XS
SM
MD
LG