Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар теленнән бердәм имтиханны 107 кеше генә тапшырган


Ринат Гыйләҗиев журналист булырга тели
Ринат Гыйләҗиев журналист булырга тели

16 май көнне Бердәм дәүләт имтиханы кысаларында Татарстандагы 385 чыгарылыш сыйныф укучысы да татар теленнән Бердәм республика сынавы бирде.

-Мин Ринат Гыйләҗиев. Үзем икенче татар-төрек мәктәбеннән. Бүген менә ЕРЭ (Бердәм республика имтиханы) бирдем. Үземнең тормышымны, хөнәремне татар телендәге журналистика белән бәйлисем килә. КДУга һәм Һуманитар педагогия университетының журналистика бүлегенә керү өчен дә бүген имтихан бирергә кирәк иде. Бүгенге имтиханның сорауларына килгәндә, бераз уйласаң алай ук авыр түгел иде.
-Сезнең мәктәптән шушы чыгарылыш имтиханын тапшырырга килүчеләр күп идеме?
-Юк. Безнең ике сыйныфка 50 укучы. Ә бу имтиханны тапшырырга килүчеләр 5 кенә иде. Күпләргә татар теле кирәкми. Алар гадәти имтихан гына тапшырдылар.
-Мин Мәдинә Сәгъдиева. 155-нче татар мәктәбеннән.
-Ни өчен бу имтиханны сайлап алдың?
-Татар теленнән Бердәм республика имтиханын бирергә җиңелерәк дип уйлыйм.
-Кая да булса кергәндә ярдәм итерме?
-Гадәттәгечә инша язарга була иде. Бездә мәҗбүри имтиханнар: татар теле, урыс теле һәм математика.
-Имтихан билгесе ничәле булыр дип уйлыйсың?
-4 яки 5. Чөнки 11 сыйныфка кадәр гел 4-5-кә генә укыган идем. Шуңа 4-легә яздым дип уйлыйм. Сораулар бу имтиханда авыррак иде.
-Мин Айрат Абдуллин. 155-нче татар гимназиясендә укыйм. Татар теленнән имтиханны ЕРЭ рәвешендә бирергә булдым. Чөнки ул яңачарак тест рәвешендә бит. Үземнең көчемне сынап карыйсым килде.
-Сезнең гимназиядән ничә кеше бу имтиханны бирергә килде?
-Безнең сыйныфның яртысы диярлек килде.
-Сиңа алдагы тормышың өчен бу имтханны бирү кирәк булырмы?
-“Туган телең үзең өчен, чит тел тормыш өчен” дигәндәй, миңа туган телне ничек белүемне тикшерер өчен кирәк булды бу имтихан. Татар теленең кагыйдәләрен, язуын ничек белүемне ачыклар өчен.
Укучылар җомга көнне тапшырган имтиханны берничә тапкыр ЕРЭ дип атады. Татар теленнән тапшырылган сынау әнә шулай Единый республиканский экзамен, ягъни Бердәм республика имтиханы дип аталды. Һәм Казан шәһәрендә аны 107 укучы гына бирергә җөрәт иткән. Имтихан тапшырырга теләүчеләр саны бик аз булганга, Казандагы сынау урнына- 133-нче мәктәпкә, Лаеш районы укучыларын да алып килгән иделәр. Ни өчен чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм республика имтиханы урнына 15 май көнне татар теле һәм әдәбиятыннан гадәти имтихан- диктант, я инша гына язып котылган соң? Беренчедән күпләр өчен югары уку йортларына кергәндә татар теленнән ЕРЭ нәтиҗәләре кирәкмәячәк. Ә иң мөһиме- Казан мәктәпләрендә дәүләт теле- татар теле сәгатьләре елдан-ел кими бара. Мисал өчен, Казанның бер мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы болай диде: “Чыгарылыш сыйныфындагы 51 укучыдан ЕРЭ-ны бер кеше дә сайламады. Чөнки татар теле һәм әдәбияты атнга 3 сәгать кенә укытыла. Безнең мәктәп хәзер урыс этно-мәдәни компоненты белән. ЕРЭ бирдертергә бик каты кысалар ансы. Марат Вазыйхович (Латфуллин, Казан мәгариф идарәсе вәкиле) тикшерүләр җибәрәм дип әйткән. Әмма барыбер сайлаучы юк. Төп сәбәп шул- безнең сәгатьләр башкалар белән чагыштырганда да гел кимеп бара”.
XS
SM
MD
LG