Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски музеенда татар җыры яңгырады


18 май 1978 елдан бирле халыкара музейлар көне буларак билгеләнеп килә. Бу көнне музейларга керү дә халык өчен түләүсез була.

Омскида да музейлар көне зурлап билгеләнде. Инде икенче ел рәттән бу көн алдыннан кичке 8 сәгатьтән төнге бергә кадәр “Музейда төн” дигән бәйрәм оештырыла. Узган елдагы кебек быел да ул Омскиның крайны өйрәнү музеенда булды. Бәйрәм программасы буенча анда театрлаштырылган экскурсияләрдә булырга, тарихи викториналарда тапкырлыгыңны күрсәтергә, “Совет чоры” җитәкчеләренең балавыз сыннары күргәзмәсен карарга, “Дөнья музейлары” дигән фильмнар, төрле халыкларның борыңгы җырларын, биюләрен һәм башка төрле сәхнәләштерелгән күренешләр белән танышырга мөмкин иде. Бәйрәмнең иң югары ноктасы төн уртасында музей алдындагы мәйданда оештырылган фейерверк булды.

“Музейда төн” бәйрәмендә Омскиның “Дуслык йорты” каршында эшләүче кайбер милли оешмалар да катнашты. Алар аерым милләтләрнең тарихын, көнкүрешен күрсәткән экспонатлар янында үз халыкларының йолаларын, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр. Музейның “Азия халыклары” дигән бүлегендә татар һәм казах үзешчән сәнгать коллективларының чыгышлары барды.

Шунысы да үзенчәлекле булды – шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре музейга бүләкләр дә алып килгән иделәр. Алар бүләкләрне тапшырганда намазлык, ашъяулык, тастымал, яулык кебек әйберләрнең нинди вакытта, кем тарафыннан эшләнгән булуларын әйтеп, мәгънәләрен аңлатып бирделәр. Музей хезмәткәрләре бүләкләрне рәхмәт әйтеп кабул иттеләр, аларны татар халкының тормышын чагылдыручы, даими эшләп килгән күргәзмәгә куячаклары турында белдерделәр.

Музейга тапшырылган бүләкләрнең бер өлешен шәһәр милли мәдәни мөхтәрияте әгъзасы Ләлә ханым Әлимова алып килгән иде. Әти-әнисеннән калган борыңгы әйберләрне ни өчен музейга тапшырырга карар кылуын ул: “Күптән каядыр тапшырасым килгән иде, татар музее әлегә булдырылмаган, шуңа күрә бу бәйрәмдә өлкә музеендагы татар бүлегенә тапшырырга уйладым”,- дип аңлатты.

Татар оешмаларының бу башлангычын башка милли оешмалар вәкилләре хупладылар. Алар да киләчәктә аерым гаиләләрдә сакланган үз халыкларының кием-салымнарын, яшәү кирәк-яракларын музейга бүләк итәргә дигән фикергә килделәр.
XS
SM
MD
LG