Accessibility links

«Ватаным» тантанасы


19 май Татарстан кануннары нигезендә менә инде 10 нчы ел матбугат көне буларак билгеләп үтелә.

Нәкъ бу көнне үзәк урамнарда газета-журналларның, теле-радио компанияләрнең махсус күргәзмәләре, уен-көлке бәйрәмнәр, һәр мәгълүмат чарасының үз-үзен күрсәтү йоласы үткәрелә, “Бәллүр каләм” бәйгесенең йомгаклары да шул көнне тантаналы рәвештә игълан ителә. Узган дүшәмбедә Татарстан матбугаты көне рәсми рәвештә искә алынса да, бәйрәм чаралары үткәрелә. Бу көн тулысынча “Ватаным Татарстан” газетасының 90 еллыгына багышланды.

“Ватаным Татарстан”ның туган көне 12 мартта булса да, матур җылы көннәрдә татар матбугатының бәйрәме итеп үткәрү өчен юбилей чаралары 19 майга күчерелгән иде. Ә матбугат көненең махсус чаралары 23 майда зурлап үткәреләчәк. Моның белән Татарстандагы журналистлар һәм республика җитәкчелеге татар телендәге рәсми газетаның шундый югары урын алып торуын күрсәтте.

Бәйрәм булгач бәйрәм, башка мәгълүмат чараларының журналистлары моңа рәнҗемәде, рәхәтләнеп “Ватаным Татарстан” туена бары. 90 еллык уңаеннан редакциягә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев редакциягә барып, рәсми газетаны чыгаручыларны котлады. Бу очрашуда Минтимер Шәймиев үзенең күптән җыелган мөһим фикерләрен дә әйткән диләр.

Ә дүшәмбе көнне көндезге сәгать бердә Казан университетының журналистика һәм социология факультеты “Ватаным Татарстан”га багышланган фәнни җыелыш үткәрде. Бу факультетны оештыручы Фларид Әгъзамов та, анда эшләгән башка галимнәр дә “Ватаным Татарстан”да эшләгәннәр, яки аның белән хезмәттәшлек итәләр. Кичке сәгать дүрттә республиканың барлык редакцияләренең баш мөхәррирләре белән Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Ул да “Ватаным Татарстан” газетасының юбилее белән котлап, баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәровка барлык каләмдәшләр каршында Ак барс дәүләт символикасы төшерелгән ваза бүләк итте.

Кичке сәгать алтыда Камал театры бинасында тантаналы юбилей кичәсе ачылды. Анда төрле оешмалар, барлык мәгълүмат чараларының рәсми вәкилләре чакырылган иде. Сәхнәдәге экранга газетаның тарихы турында махсус фильм күрсәтелде.
Республика җитәкчелеге исеменнән Зилә Вәлиева редакция хезмәткәрләре акчалата бүләк бирү турында сертификат тапшырды. Татарстан президент фәрманы белән Миңназыйм Сәфәров “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Баш мөхәррир урынбасары Фәния Әхмәтҗанова, билгеле журналист Рәшит Минһаҗ һәм тагын кайбер журналистлар атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булдылар. Башка рәсми бүләкләр дә мулдан тапшырылды.

Юбилей кичә җыр һәм биюләргә урелеп барды. Котлауларның, зурлауларның чиге булмады. Уфада татар телендә чыгучы, шулай ук үзенең 90 еллыгын билгеләп үткән “Кызыл таң” газета баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, «Һәнәк» журналы баш мөхәррире Марсел Салимов төпле һәм кызык чыгыш ясады.

Бәйрәмгә багышлап фото күргәзмәләр оештырылган иде. Соңыннан “Татарстан” кунакханәсенең ресторанында төн уртасына кадәр аш мәҗлесе дәвам итте. Узган гасырның 30-40 елларында редакциянең бер сукыр аты булуы турында М.Сәфәров истәлекләрдән белә. Бүген исә татарча чыгучы рәсми гәзитнең эш шартлары бөтенләй башкача. Машиналар, бүлмәләр, мәҗлесләр үзгәрәк…
Шулай үтте «Ватаным»ның бәйрәме. Татар матбугатына бәйле һәркем бу көнне рәсми газетаның мәртәбәсен күреп горурланды дияргә була. “Ватаным”да бик күпләр эшләгән, аның элекке үткен каләмле журналистлары, баш мөхәррирләре дә бүгенге тантанада үзләренең хезмәте барлыгын яхшы белә. Бу барлык татар каләм ияләренең уртак бәйрәме булды.
XS
SM
MD
LG