Accessibility links

Кайнар хәбәр

Такырбашлар һөҗүменнән мәхәллә саклармы?


Русиянең зур шәһәрләрендә славян йөзле булмаган кешеләргә һөҗүмнәр арта бара. Мөфти Нәфыйгулла Аширов чарасызлыктан анда мөселман мәхәлләләре төзергә тәкъдим итә.

Нәфыйгулла Аширов
“Төрле славян йөзле булмаган милләт халкына фашистлар тарафыннан һөҗүмнәр кылына. Бу мәхәллә төзү тәкъдиме проблемага игътибарны юнәлтү, бигрәк тә дәүләтнең, хокук саклау оешмаларының мәсьәләгә карашын үзгәртү өчен әйтелгән иде. Берничә көн эчендә генә Мәскәүдә шактый үтерүләр булды. Анары мөселман кызының метрода яулыгын башыннан тартып алып, вәхшиләрчә кыйналганын беләбез. Ул 4 көн буе реанимациядә ятты. Хәзер мондый хәлләр системага керде”, ди Нәфыйгулла Аширов.

Чыннан да бу көннәрдә үзбәк милләтеннән булган Йолдыз Хакназарова исемле мөслимә кыз скинхедлар тарафыннан бик каты кыйналган иде. Әлеге вакыйга Ашировның мәхәллә төзү тәкъдим белән чугына тагын бер сәбәп булган.

Ләкин Ашировның тәкъдимен күпләр тормышка ашмас хыял дип кабул итте.


Рәфыйкъ Мөхәммәтшин
“Мин моны тормышка ашырлык әйбер дип уйламыйм. Аны төзү дә мөмкин түгел. Киресенчә, ул төзелсә дә һөҗүмнәр өчен инде билгеләнгән объект булачак. Хәзер әле алар һөҗүм итәргә кешеләрне эзләп йөрсә, аннары турыдан-туры шул кварталларга бара алачак. Шуңа бу проблеманы геттолар оештырып кына хәл итеп булмый. Андый рәвештә бер җирдә дә проблеманы хәл итә алганнары юк. Шуңа күрә мин моны утопик идея дип саныйм”, ди сәясәт белгече Рәфыйкъ Мөхәммәтшин.

Нәфигулла Аширов әйтүенчә, хәзер яулыклы кызлар, славян булмаган йөзле хатын-кызлар хөҗүмнәрдән куркып зур сәүдә үзәкләренә бармый. Ул бу мәсьәлә күп милләтләргә кагыла, ди.

“Бурятлар, тывалылар, хакаслар, якутлар, әрмәннәр, грузиннарның барысының да шундый ук проблема”, дип өсти Аширов.

Аның әйтүенчә, “Русия урыслар өчен” дигән шигарьләр хәзер гадәти әйбер кебек кабул ителә. Хәтта кайбер чараларны уздыруга хакимият тә рөхсәтен бирүен әйтә. Ул кичекмәстән ниндидер чаралар күрергә кирәклеккә басым ясый.
Әмма һөҗүмнәргә дучар булучылар арасында күбесе урта гына хәлле булу сәбәпле, ниндидер зур торак комплекслары төзү мөмкинлеге шикле.

“Чынбарлыкта без Мәскәүдәге байлар өчен төзелгән “Алтын ачкыч” кебек ниндидер торак комплексларын төзү мөмкинлеге бик аз булганын аңлыйбыз. Әмма проблема бар, нидер эшләргә кирәк. Бу куркынычны барысы да белә, әмма беркем дә әйтми”, ди Нафигулла Аширов.

Шул ук вакытта ул ниндидер укмашып яшәү җирлекләрен төзү мөмкинлеген дә истән чыгармый.

“Мәскәү башлыгы Юрий Лужков үзе читтән килеп эшләүчеләр өчен тулай торак булдыруны тәкъдим иткән иде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG