Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кытайда атом ягулыгы корылмасы төзиячәк


Русия белән Кытай атом ягулыгы җитештерү корылмасы төзү турында 1 миллард долларлык килешү имзалады. Килешү нигезендә Русия Кытайда атом ягулыгы җитештерү корылмасы төзи.

Килешү бүген Пекиңда Русия президенты Дмитрий Медведев сәфәре барышында имзаланды.
Медведев бүген президент Һу Дзинтао белән очрашты.

2 президент АКШның ракета калканы төзү планын хөкем итеп чыкты һәм бу халыкара коралсызлану тырышлыкларына зыян китерәчәк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG