Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энергия саммитында Украина белән Грузия Русияне тәнкыйтләде


Украина президенты Виктор Ющенко энергия тәэминаты юлларын төрлеләнлерергә, Русиядән читтә дә үткәргечләр булдырырга чакырды.

Киевта энергия саммитында чыгыш ясап Ющенко анда катнашучы Азәрбәйҗан, Грузия, Эстония, Латвия, Литва һәм Польшаны Мәскәүнең энергия чыганаклары белән басым ясавына бирешмәскә чакырды.

Ющенко Украина Каспий төбәге нефтен һәм газын Европага кудыруда зуррак роль уйный алыр иде диде.

Грузия президенты Михаил Саакашвили Русияне Грузиядән аерылырга теләүче 2 төбәктә тыкшынуын арттырып энергия монополисты булырга омтылуда гаепләде.

"Минемчә, Русиянең бу башлангычлары һәм гамәлләре авторларының максатларыннан берсе энергия коридорларын ябу, һәм барлык энергия чыганакларын, үзенекен дә, Үзәк Азиянекен дә кудыруда монополист булып калу," - диде Саакашвили.
XS
SM
MD
LG