Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара Ярлыкау еллык хисабын игълан итте


Халыкара Ярлыкауның Мәскәү бүлеге рәисе Сергей Никитин хисапны журналистларга күрсәтте
Халыкара Ярлыкауның Мәскәү бүлеге рәисе Сергей Никитин хисапны журналистларга күрсәтте

Мәскәүдәге Бәйсез матбугат үзәгендә Халыкара Ярлыкау - халыкара хокук яклаучы оешма үзенең еллык хисабын игълан итте. Чарада тәнкыйт сүзләре күп булды.

40 ел дәвамында дөньякүләм кеше хокуклары өчен көрәшкән бу оешма, еллык хисабында 60 ел элек Берләшән милләтләр оешмасы барлыкка килгән вакытта ул оешма кабул иткән кеше хокуклары турындагы канунны да искә алды. 60 ел элек андый канун кабул ителгән булса да, 60 ел дәвамында дөньяның төрле почмакларында кеше хокуклары бозылып килә, кеше хокукларын тотмаган хөкүмәтләр халыктан гафу үтеренергә һәм ялгышларын төзәтергә тиешле диелгән бу оешманың еллык хисабында. Үзләрен кеше хокуклыры сагында торучылар дип санаган АКШ Һәм Европа берлегендә дә кеше хокуклары бозыла диде , Европа һәм Үзәк Азия төбәкләрендә Халыкара Ярлыкау проргаммасы директоры Никола Дакворт.


Гомүмән, Мәскәүдә узган матбугат очрашуында бу оешманың Русия Федерацияседәге вәкиле Сергей Никитин, шулай ук Русия Федерациясендә тикшерүләр алып баручы Фридерике Бер дә катнашты. Ел саен игълан ителә торган бу чарага җурналистларның да, хокук яклаучыларның да ихтибары зур. Шуның өчен бүген бәйсез матбугат үзәгендә күп санлы радио-теле канал җурналистлары һәм хокук яклаучылар да бар иде. Матбугат очрашуында шулай ук Русиядә кеше хокуклары торышы хакында Русиянең яңа президенты Дмитрий Мендведев исеменә язылган меморандум тәгъдим ителеде. Ул меморандумны ике көн элек президент аппаратына тапшырылганы да әйтелде.


Кечкенә хәрефләр белән язылган 500 биттән торган халыкара хокук яклаучы оешманың еллык хисабында бары тик алты бите генә Русиягә багышланган. Ләкин кыска гына язылуга карамастан Русия Федерациясендә кеше хокуклары бозуга караган, ел әйләнәсендә ихтибарга лаек булган вакыйгаларга урын бирелгән Шул ук вакытта Андрей Сахаров фондыннан Сергей Ковалев, Халыкара Ярлыкау оешмасы артык сәясәтчел оешмага әйләнеп бара, Русиядәге соңгы сайлаулар хакында аерым фикерен белдермәде, бу сайлаулар вакыттында миллионлаган кешенең хокукы бозылды дип санарга була; бугенге дәүләт думасында билгеләнгән кешеләр түгел, сайланган депутатлар утыра дип уйлыйсызмени дигән соравын бирде.

Аның соравына Никола Дакворт: «Без сайлауларга мониторинг ясамыйбыз. Үзебезнең программаны тормышка ашырыр өчен безгә хөкүмәтләр белән дә сәясәтчеләр белән сөйләшергә туры килә», дип җавап бирде. Аерым әңгәмәсендә Сергей Ковалев: «Аларның мониторинг алып барулары кирәк тә түгел. Бары тик бәя генә бирсеннәр иде. Без җитәкчелек үзен- үзе билгеләгән илдә яшибез. Депутатлар да сайланмый, билгеләнә. Әлбәттә җир шарында кеше хокукы бозылмаган урын юк, ләкин нигә аны тигезләргә? Русия белән Европа берлеген чагыштырып та булмый бу яктан. Шуны гына әйтәм Халыкара Ярлыкауоешмасы хокук яклаучы оешмадан сәясәтчел оешмага әйләнеп бара. Алар Русия белән булган очракта җитәкчеләргә « Нигә сез конституциягезне бозасыз?» дигән сорауны куярга тиеш. Бу очракта эшне тыныч кына сәясиләштереп түгел, хокук яклау ягыннан алып барырга кирәк. Бу оешма халыкара чиновникларны үстерер өчен бер баскычка әйләнеп бара, диде Сергей Ковалев.

Шулай итеп. Мәскәүдә, Бәйсез матбугат үзәгендә халыкара кеше хокукларын яклаучы Халыкара Ярлыкау оешмасы еллык хисабын иглан итте, Русия президенты исеменә язылган Меморандум белән таныштырды. Һәм хокук яклаучы Сергей Ковалевтан үз исеменә тәнкыйть сүзләре дә ишетте.
XS
SM
MD
LG