Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стокһольмда Гыйрак турында еллык хисап карала


Швеция тышкы эшләр министры Карл Билд гарәп дәүләтләре Гыйракны тотрыклыландыруга күбрәк ярдам итәргә тиеш диде.

Пәнҗешәмбе Швеция башкаласы Стокһольмда Гыйракны төзекләндерүгә ярдам итү максатындагы тынычлык һәм тәррәкыят планының үтәлеше турында еллык хисап карала.

Ул җыен БМО генераль-секретаре Пан Ги-Мун һәм Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики рәислегендә үтә.

Анда АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс, Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый, гарәп илләренең, шул исәптән Согуд Гарәбстанының һәм Мысырның югары рәсмиләре дә катнаша.
XS
SM
MD
LG