Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентында фетнә омтылышына 10 ел


10 ел элек 28 майда Татарстан Дәүләт Шурасының пленар утырышында яңа спикер сайлау тирәсендә кызу бәхәсләр, хәтта сәяси көрәш барды.

Бу вакыйга турында хәзер беркем дә берни дә сөйләми. Сәясәттән ерак торучы гади кешеләр ул вакыйгаларны белми, ә белүчеләр һәм республика элитасының вәкилләре бу хакта сөйләшергә җөръәт итмиләр. Чиновниклар нинди дә булса хата җибәрүдән куркып, яисә кемнеңдер кәефен бозарга шүрләп, эндәшми торалар. Сәяси элита даирәләрендә бу турыда сүз куертмау иң төпле гамәл булып санала. 1998 елда парламент икегә бүленгәннән соң, хәлләр үзгәреп, кичәге оппозиция вәкилләренең кайберләре бүгенге хакимият ягында, кайберәүләр зур гына урыннарда эшләп йөри, өченчеләре каядыр китеп югалган.
Әмма бүген булмаса иртәгә тарихчылар һәм сәясәт галимнәре бу хәлләрне бәйнә-бәйнә тәфсилләп сөйләячәкләр, өйрәнәчәкләр һәм тагын бәхәсләшәчәкләр. Шул кадәр абруйлы, төпле фикерле Минтимер Шәймиевның Татарстанында президент кадәр президент белән бәхәсләшеп, аның тәкъдимнәренә каршы чыгуны хәзер күз алдына да китереп булмый. Әмма мондый хәл чыннан да булды һәм аның нәтиҗәләре киләчәккә тәэсир итте.
Азмы-күпме сәясәтне аңлаган һәм хакыйкатьне белгән кешеләр 1998 елның маенда булган вакыйгаларны искә төшерүдә бернинди хилафлык та күрми. 10 ел элек булган кадрлар кризисы Татарстанның нинди юл үткәнен, Шәймиев командасының нинди бөгелмәле сукмаклардан барганын күрсәтеп тора.
1998 елның язында Дәүләт шурасы рәисе Василий Лихачев Русиянең Федерация шурасы рәисе урынбасары итеп сайланды. Татарстан парламенты башлыгы итеп кемне кую мәсьәләсе шактый четерекле булып чыкты. Минтимер Шәймиев өч ел дәвамында премьер-министр булып эшләгән Фәрит Мөхәммәтшинны яңадан Дәүләт Шурасы рәисе урынына кайтарырга тәкъдим итте. Ул бу гамәлне Татарстан мөстәкыйльлеген саклауда, федераль үзәк белән сөйләшүдә четерекле төеннәрне чишәргә Фәрит Мөхәммәтшин кулайрак булуы белән аңлатты. Фәрит Мөхәммәтшин парламентка кире кайткан хәлдә хөкүмәт башлыгы да яңарырга тиеш иде. Ни гаҗәп, Татарстанда андый сәяси гореф-гадәт булмаса да, депутатларның бер өлеше президент планына каршы төшеп, ул вакыттагы Чаллы башлыгы Рәфкать Алтынбаевны Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайларга тәкъдим итте. Чагыштырмача яшь һәм сәясәт белән шөгыльләнергә яратучы Рәфкать Алтынбаевның тарафдарлары хәтсез генә иде. Ул Казанга күчсә, кемдер башка шәһәрдән аның урынына Чаллыга зуррак урынга күчә ала. Карьера сикереше ясарга җыенган чиновникларга яңа шанслар ачылырга тиеш иде. “Оппозиция” депутатлары Дәүшураның пленар утырышында альтернатив кандидатура Рәфкать Алтынбаев өчен агитация алып барды. Бу тәкъдимне яклаучылар Фәрит Мөхәммәтшин хөкүмәттә үз эшен дәвам итсен, ә Дәүләт Шурасында Чаллы башлыгы эшләсен дип санады.
Беренче карашка, хокуклары чикләнгән парламент спикере кәнәфие зур шәһәр башлыгы Алтынбаевка бик кирәк иде. КамАЗның моторлар заводы янганнан соң Чаллы шәһәре авыр хәлдә, эш хаклары түләнми, акча җитми интеккән мәлдә Алтынбаев шундый кайнар, уңайсыз урыннан котыла. Икенчедән, республиканың канун чыгару хакимиятен җитәкләүче кеше киләчәктә президент булып китәргә дә мөмкин. 7-8 ел дәвамында Татарстанны җитәкләгән президент ул вакыттагы кануннар буенча алышынырга да мөмкин иде. Димәк, сүз республиканың кем кулына калачагына да бәйле иде. Рәфкать Алтынбаевны республика җитәкчелегендә икенче-өченче кеше итеп кую омтылышы һәм бу эшкә Татарстан ил башының фатихасы булмау хакимиятнең югары эшелонын сискәндерде.
Бу бәхәсләр шул кадәр кызып китте ки, хәтта Минтимер Шәймиев, әгәрдә Алтынбаевка Дәүләт Шурасы рәислегенә үз кандидатурасын алса, аны премьер-министр итеп куярга вәгъдә иткән диләр. Республика дилбегәсен кулдан ычкындырмас өчен Татарстан президенты вакытлыча чигенергә, Алтынбаевны хөкүмәттә эшләтеп карарга риза булырга бик мөмкин. Алтынбаев, әлбәттә, премьер-министрлыктан баш тартмас иде. Әмма аның кемнәргәдер биргән вәгъдәсе булган һәм ул премьер-министр итеп кую вәгъдәсенә ышанмаган. Алтынбаев үз теләге белән спикер сайлаудан үз кандидатурасын алмагач, яшерен тавыш белән Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды. Әгәр дә тагы берничә кеше генә дә Алтынбаев өчен тавыш бирсә дә, парламент җитәкчесе ул булыр иде.
Кыскасы, Минтимер Шәймиев Дәүләт Шурасында күпчелекне һәм кадрлар мәсьәләсендә Татарстан дилбегәсен саклап калды. Бу пленар утырышны депутатлар һәм ул вакыттагы сәясмәннәр, журналистлар яхшы хәтерли. Берничә сәгать дәвам иткән киеренке каршылыкны күзәтүе һәм тыңлавы да кыен иде. Ничек инде ул президент теләге һәм планы аста кала? Бик күпләр моны Татарстанның бердәмлегенә һәм Шәймиев курсына каршы чыгу дип кабул итте. Башка журналистлар нишләгәндер, шәхсән мин үзем бу сәгатьләрдә бакчага барып җир казып, тынычланырга тырыштым һәм трибунадан әйтелгән һәр сүзне радио аша тыңлап тордым. Элекке премьер-министр Мөхәммәт Сабировның һәм депутат Фәндәс Сафиуллиның Алтынбаевны яклап кайнар чыгыш ясаганы хәтердә калган. Һәркем үз дәлилләрен китерә. Күпләргә бу хәлләрне аңлау җиңел булмагандыр.
Шулай итеп, Дәүләт Шурасы җитәкчелегенә Чаллы башлыгы Алтынбаев һәм аның командасы килә алмады. “Истәлекле парламент утырышында Дәүләт Шурасы рәисе итеп Алтынбаев сайланса нәрсә булыр иде икән? Гомүмән, ул хәлләр онытылмадымы әле?” дигән сорау белән Татарстан халык депутаты Индус Таһировтан сорадык. Ул болай дип җавап бирде:
“Әлбәттә ул көннәрне мин бик яхшы хәтерлим. Чөнки, чыннан да, ул онытылмаслык вакыйга булды. Әгәр дә андагы хәлләр башка рәвештә булган булса, әйтик, Мөхәммәтшин урынына Алтынбаев сайланган булса, республикада шактый зур уңайсызлыклар барлыкка килгән булыр иде. Чөнки президентыбыз янында республикабызга тугърылыклы кешеләр генә эшләргә тиеш. Алтынбаев Мәскәүгә киткәч, аның чын йөзе ачылды. Ул суверенитетка каршы чыккан кешеләрнең берсе булды. Федерация Шурасында безнең шартнамәгә каршы тавыш бирде һәм каршы сөйләде. Шунлыктан әгәр дә аның менә шушы позициясе шул вакытта ук билгеле булса, һичшиксез, бездә уңайсызлыклар барлыкка килгән булыр иде. Мин аны әллә ни зур үзгәрешләргә китерер иде дип уйламыйм. Президент үз урнында булгач, парламент һәм хөкүмәт башында кем генә булмасын аның сүзе үтә, әмма авырлык белән. Шунлыктан Мөхәммәтшинның парламент рәисе итеп сайлануын иң файдалы рәвеш дип саныйм.”
Шушы хәлләрдән соң 10 ел дәвамында Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның лидеры булып, канун чыгару процессын җитәкләде һәм федераль үзәк белән сөйләшүләрдә, халыкара оешмаларда Татарстан исеменнән вәкилчелек итте. Хәзер ул республикада һәм Русиядә иң абруйлы кешеләрнең берсе. Рәфкать Алтынбаев исә бер елга якын Чаллы хакимиятендә эшләгәннән соң Мәскәүгә министр урынбасары итеп күчерелде. Аннары ул Татарстан президентының Федерация Шурасындагы вәкиле – сенатор булды. Һәм бу эштә Минтимер Шәймиев белән сәяси көрәш алып бару сәбәпле Татарстан Президенты Алтынбаевны үзенең вәкиле вазифаларыннан азат итте. Мәскәүдәге кайбер даирәләр аны Татарстан мөстәкыйльлеген чикләү өчен үз максатларында тырыштылар. Ике тапкыр президентлыкка чыгарга ниятләп тә, Татарстан сайлауларында намзәт булып катнаша алмады. Хәзер ул Федерация Шурасында комитет җитәкли. 10 ел элек Татарстан парламентында чыннан да фетнә булганмы, юкмы? Мондый беркатлы сорауга җавап шул: 1998 елның май ахырында Дәүшурада бәхәсле утырыштан соң Татарстан президенты аппаратының җитәкчесе, эчке эшләр министры һәм берничә район башлыгы азат ителеп, алар урынына яңа кешеләр билгеләнде. Димәк, Алтынбаев вариантын һәм Шәймиевкә каршы гамәлләрен оештыручылар төркеме шактый көчле булган. Тавыш бирү юлы белән парламенттагы күпчелек спикерны сайлап куйса, президентның хакимияте йомшарыр иде. Минтимер Шәймиев хакимият дилбегәсен алай җиңел генә ычкындыра торган шәхес түгел.
Нәкъ шул көннәрдән соң премьер-министр итеп 40 яшен тутырган финанс министры Рөстәм Миңнеханов расланды. Ул, финанс агымнарын тәртипкә салу вакытында хөкүмәтне җитәкләп, үз эшен нәтиҗәле башкарды. Узган елда ул Татарстан һәм Русия президентлары фәрманнары белән республика һәм федерация дәрәҗәсендәге ике орденга лаек булды. Ул автомобиль спорты буенча Русия һәм Европа чемпионы, атказанган спорт остасы, соңгы вакытта ул автомобиль ярышларында сирәк катнаша. Әмма узган якшәмбедә Казанда үткән чабышта ул үз дивизионында беренче урын алды. Шулай итеп, Шәймиев командасы тәҗрибәле өлкән һәм урта яшьтәге кадрлар белән беррәттән заманча яшәү рәвешен үзләштергән яшь буын җитәкчеләреннән тора.
Ә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев бу хәлләрдән соң, республиканы тагын бер дистә ел җитәкләп, Казанның 1000 еллыгы, тузган торак проектлары белән абруй казанды. Әлбәттә, хәзерге чор 1998 елдагы вәзъгыять белән чагыштырырлык түгел. Әмма 10 ел элек Татарстан һәм Русия сәясмәннәрен кызыксындырган интрига хәзер дә кала. Минтимер Шәймиев кемнәргә таянып эшли, аның дәвамчылары булып нинди җитәкчеләр үсеп килә? 10 ел элек тә, хәзер дә Татарстанның дуслары да, дошманнары да бу сорауларны онытмый. Фетнә омтылышын һәм аны бастыру вакыйгасы республикада демократия үсешенә файда китергәнме, зыян салганмы, моны беркем дә белми. Федераль үзәк белән Татарстан вакәләтләрен гадел итеп бүлүдә республика элитасының бүленү яки бердәмлеге бик мөһим фактор булып тора. Бер ялгыш адым ясау упкынга тәгәрәтергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG