Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар Универсадага сөенә, балаларның киләчәгенә көенә


Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан урамга чыккан КПРФның Татарстан төбәге вәкилләре “Урра!!! 2013 елгы Универсиада Казанда” дигән шигарь дә күтәргән иде.

“Балаларның яртысы авыру. Наркоманнар күп. Әлегә спорт белән дә бик азы гына шөгыльләнә ала. Мин дә Универсиаданың Казанда үтүенә бик сөендем. Ни генә булса да, спорт корылмалары төзеләчәк. Студентлар да бу чарага ныклап әзерләнәчәк. Бәлки, киләчәктә яшьүсмерләр даирәсе савыгып китер”,- ди “Надежда России” хатын-кызлар хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге башлыгы РазияСалихова.
Дөрес, аның кулында “8 яшьлекләр 18 яшьлекләр белән чагыштырганда ике тапкыр аз. Русияне ни көтә?” дигән язу иде. Татарстан коммунистлары кулында аннан кала “Путин вакытында балалар пособиясе 146 сум”, “Кем безне саклар? Мәктәпне бетергән егетләрнең 5 проценты гына сау-сәламәт” кебек язулар бар иде.
Мансур Сәмигуллин да Универсиаданың киләчәк тормышка аяк атлыйсы буын язмышына уңай йогынтысы булыр дигән өметтә. Казанның бу җиңүен ул иртәнге 6 да радио тоташтырып ишеткән. Русия, Татарстан җитәкчеләренең бу чарага игътибары зур булу FISU вәкилләре күңеленә хуш килгән, шуңа Казан өчен алар тавыш биргән дип фаразлый ул.
“Төзелешнең йогынтысы һәрвакыт яхшы. Мин үзем колхозда баш икътисадчы булып эшләдем. Безнең баш бухгалтер: “Колхозда төзелеш бармаса, ул тарала”,- ди торган иде. Универсиада уңаеннан төзелеш алып бару безгә бик яхшы. Кешегә эш була, эшләребез алга барыр”,- ди Мансур Сәмигуллин.
Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәле алдында үткән бу пикетны оештыруның башында торган Татарстан дәүләт шурасы депутаты, КПРФның Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов та Универсиаданы үткәрергә теләүчеләр арасында Казанның җиңүенә куана. Әмма, киләчәк буынга игътибар һәрдаим булырга тиеш, дип белдерә.
Хафиз Миргалимов
“Мин Апас районында булдым. Хастаханә чыгымнарын 1 миллион сумга киметергә кушканнар. 28-30 кеше эшсез калачак. Аларның балалары бар бит. Дәүләттә кулайлаштыру, ягъни оптимизация сәясәте нәтиҗәсендә бик күп кеше укытучылар, медицина хезмәткәрләре эшсез калачак. Район, авыл җирләрендә эш табу авыр. Кыскартуга эләккәннәр балаларына нәрсә ашатырга тиеш?
Мисал өчен Мамадыш районындагы Баскан авылында 125 урынлык хастаханә булган. Аны япканнар. Авыруларны хәзер Мамадышка китереп җиткерә алмыйлар,үлә. Мамадыштагы хастаханәдә дә 45 кеше калдырылган. Мамадышта автобус бәяләрен дә 6 сумнан 10 сум иткәннәр. Хәзер халык җәяү йөри. Акча-акча дип, берничә урында эшләп ата-аналар балаларын яхшылап күрә алмый. Хәзер тәрбия җитми диләр. Ничек тамакка акча җитмәгәч, тәрбия турында уйласын соң ул ата-ана”,- ди Хафиз Миргалимов.
XS
SM
MD
LG