Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җыры Европага кайчан барып җитәр?


Соңгы көннәрдә Русия һәм элекке Советлар Берлеге илләрендә Евровидение конкурсы белән кызыксыну артты.

Дима Биланның беренче урын яулавы Русиянең зур җиңүе дип санала. Киләсе елдагы Евровидение бәйрәмен алдагы бәйгедә җиңгән җырчының илендә үткәрү бу чарага сәяси һәм икътисади төсмерләр дә бирә. «Азатлык» радиосының чираттагы түгәрәк өстәл сөйләшүендә татарларның бу бәйгегә катнашу форсаты бармы дигән сораудан башланып китте.
Римзил Вәли
Римзил Вәли
. Хәзер телевидение нәрсә күрсәтсә, шул нәрсә дөньяда бар, ә күрсәтмәсә – булган нәрсә дә юк дип санала. «Евровидение» бәйгесендә Киркоров, Пугачева үзләре майтара алмасалар да, Дима Биланны, Грузия вәкиле булып саналган Гурцкаяны һәм дә Украинадан килгән Ани Лоракны быелгы бәйгегә бик тырышып әзерләделәр. РТР каналы исә шушы әзерлекне дәүләт чарасы дәрәҗәсенә күтәрде. Белградтагы бәйге ачылганчы ук Русиянең барлык каналлары да горурланып, шатланып, җиңү шау-шуын башлап җибәрделәр.
Дима Билан утырып та, идәнгә ятып та, инглизчә җырлый, аның янында Страдивари скрипкасында венгр музыканты уйнап тора, Олимпия чемпионы Плющенко Билан тирәсендә ясалма бозлы идәндә шуып игътибарны җәлеп итә. Кыскасы, булдырабыз, җиңәбез, дип бөтен Русия шаулады. Футбол, хоккейда җиңүләрдән соң горурлык хисенә исергән ил җыр өлкәсендә дә җиңәр өчен нинди чаралар күреп, күпме акчалар түләнгәндер – белмибез, әмма бу эш барып чыкты, Билан өчен Әрмәнстан, Украина, Эстония һәм башка илләр иң зур бәяләр куеп, Русия вәкиле җырлар буенча Европа чемпионы булды. Көе ничек тә, сүзләре ни турыда икәнлеген белгән юк, җиңү яуланды, киләсе елда Евровидение Русиядә була. Татарлар да бу уеннардан читтә кала алмый.
Әмма, ай-һай, якын барып булыр микән? Алсу Сафина икенче урын алып дан яулаган иде, хәзер андый форсат һәм мөмкинлекләр чамалы. Менә шушы турыда төрле юнәлештә иҗат итүче һәм төрле урыннарда эшләүче татар сәнгатькәрләре белән сөйләшәбез. Башта Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов үз карашын әйтер. Аннары аңа “Барс-медиа” компаниясе җитәкчесе урынбасары Фәрит Таишев килеп кушылыр, аннан соң үзенең катгый фикерләрен Татарстанның халык артисты классик вокал белгече Рөстәм Маликов җиткерер.
Римзил Вәли. Зөфәр әфәнде, инде нишлик, татарның яшьләре бит Евровидениедән читтән калырга теләми. Бу нинди җиңү булды?
Зөфәр Хәйретдинов
Зөфәр Хәйретдинов
. Беренчедән, Венгрия, Румыния, Германия һәм башка илләр арасында конкуренция һаман да югары, ә Көнбатыш Европа илләрендә (Франция, Италия, Англия) бу конкурсның дәрәҗәсе әллә нәрсә түгел. Барыбер, гомум Европа конкурсы булгач, безнең җырчылар өчен ул зур дәрәҗәгә ия булып күренә. Әмма бу бәйгене футбол чемпионаты белән чагыштырсак, ул энәне дөя белән чагыштыру булыр иде. Шуңа күрә җыр буенча безнең беренче булуыбыз безнең өчен зур мәртәбә булса да, бөтен Европа өчен аның әллә нәрсә әһәмияте юк.
Римзил Вәли. Бер халык җырын башка халыклар бәяли. Хәтта үз дәүләтеңнән җыр өчен тавыш бирергә ярамый. Ә башка халыклар колагы белән тыңлаганда безнең җырлар ничек ишетелә икән соң?
Зөфәр Хәйретдинов. Элек шундый таләп бар иде, бөтен җырлар инглиз телендә җырланырга тиеш. Ә хәзер андый пункт юк. Шуңа күрә соңгы вакытта халыкны матур җыр, матур тавыш белән шак катырып булмый. Соңгы елларда беренче урынны алган лауреатларны карасак, аларның һәрберсе сәхнәгә кечкенә шоу- тамаша алып чыкты. Хәтерләсәгез, өч ел элек Украина кызы Руслана борынгы кешеләр киемнәрен киеп беренче урынны алган иде. Быел да, әгәр дә Дима Билан янәшәсендә дөнья чемпионы Плющенко булмаса, беренче урын булыр идеме, юкмы, бу зур сорау.
Римзил Вәли. Димәк, хәзерге җырлар – шоу, күз өчен тамаша.
Зөфәр Хәйретдинов. Чит ил тамашачысы шуңа карап нәтиҗә бирә. Әгәр дә аңа чыннан күбрәк җырның музыкасы түгел, сүзләре түгел, ә сәхнәдәге күренеше тәэсир итсә,алар шуннан чыгып тавыш бирәләр.
Римзил Вәли. Менә “Азатлык” радиосын элек тыңлыйлар иде, хәзер аны укыйлар. Мәкәлә, вакыйга яки чыгыш ясаган кеше рәсеме белән бергә Интернетка куела. Шулай итеп радионың фотографиясе була, тексты була. Ә җырны хәзер тыңламыйлар, карыйлар килеп чыга.
Зөфәр Хәйретдинов. Күбрәк шулай шул, кызганычка каршы.
Римзил Вәли. Нәрсә генә дисәк тә, җырга миллионлаган кеше төннәр йокламыйча, тавышлар биреп, Россиядә, элекке совет илендә яшәп читкә киткән дуслары, гастарбайтерлар күп, аларның игътибары зур булды. Президент Медведев та шалтыраткан шул кичтә. Билан кайтканда Мәскәүдә бәйрәм булды. Әйтерсең, тугызынчы майда Берлин алган кебек кайттылар. Эх, безнең татарлар, Татарстан да берәр нәрсә булдыра алмас микән. Кеше арасында йөрмәслек халык түгел бит. Россияда сан буенча икенче халык бит.
Зөфәр Хәйретдинов. Бер караганда, Билан – Татарстан егете. Аның әнисе Питрәчтә туып үскән. Чаллыда Биланның әтисе белән әнисе танышты. Әнисе ягыннан ул урыс, әтисе ягыннан – чәркәсс. Дима Билан Чаллыда туган, алар берничә ел Карачәй-Чәркәс ягына күчкәннәр.
Римзил Вәли. Ә Леонтьев бөтен СССРны селкетеп торды. Аны кыяфәте ягыннан белмәссең, нинди халык икәнен. Урыс түгел бит. Мин уйлыйм, Леонтьев Евровидениеда яхшы урын алыр иде.
Зөфәр Хәйретдинов. Чыннан да, безнең элеккеге җырчыларыбыз - Пугачева, Леонтьев бүгенге чор җырчыларына караганда саллырак.
Римзил Вәли. Теге заманда шундый чемпионатлар булса, Магомаевлар сылап кына китерләр иде.
Зөфәр Хәйретдинов. Бүген Россия үз йөзе белән Көнбатыш Европага борылырга тырыша.
Римзил Вәли. Безнең Асылъяр бик теләп барды. Иң соңгы урын алды. Барыбер әйбәт, бөтен кеше мактый. Ләкин иң соңгы урын алу һәм бер тавыш бирү татарның хәленә, татарның сәнгатенә сорау куйды бит.
Зөфәр Хәйретдинов. Безгә башта үзебездә сайлаулар уздырырга кирәк иде. Аннары җиңүчене Мәскәүгә җибәрергә иде.
Римзил Вәли. Россия эчендәге Евровидениегә сайлап алу концертында лаеклы катнашып, уртанчы урын алырга Татарстанның рәте юк мени?
Зөфәр Хәйретдинов. Бар. Алинә Шәрифҗанова дигән кыз бар. Аның тавышы Көнбатыш Европа, Америка җырчыларыннан бер граммга да калышмый. Республика күләмендә әзерләргә кирәк.
Римзил Вәли. Кемдер көй язырга тиеш. Киңәшеп эшләргә кирәк. Җыр барыбер саф татарча гына булмый бит. Әрмән җырлаганда аранжировкасында әрмән әһәңнәре ишетелә. “Баламишкин-Gо” дигән спектакльдә Евровидениега бару хыялы белән яналар. Килеп чыга, Евровидение безгә бик кирәк. Евровидениенең дәрәҗәсен Россияда Алсу Сафина күтәрде. Безнең милләтәшәбез икенче урынга лаек була. Шуннан соң аңа игътибар артты. Хәзер баян белән туры эфирда яки студияда язылып моңлы гына җырны башкарган җырчыларыбыз әле дә исән. Аның белән генә хәзер дөньяны, яшьләрне яулый алмыйсың.
Зөфәр Хәйретдинов. Евровидениенең тагын бер яхшы ягы бар – анда җырчылар минусовая фонограммага гына җырлыйлар.
Римзил Вәли. Татарларга Евровидениега өмет бармы, кирәкме? Киләчәктә ниләр көтә?
Зөфәр Хәйретдинов. Без үзебез чып-чын татар музыкасы белән Евровидениега чыга алмыйбыз. Без бик матур итеп җырлап чыга алабыз, әмма безгә беренче урын беркайчан да бирмәячәкләр.
Римзил Вәли. Урта да ярый.
Зөфәр Хәйретдинов. Чыккач, беренче булырга тырышырга кирәк. Безгә яхшы продюсерлар, яхшы консультантлар һәм зур акча кирәк.
Римзил Вәли. Иң шәп хоккеисттан азракмы, күбрәкме?
Зөфәр Хәйретдинов. Әлбәттә азрак. Бер хоккеист – ул шәһәрнең ярты еллык бюджеты.
Римзил Вәли. Евровидениега бармасак та, халкыбызның “видение”сы бар бит әле. “Азия тавышы” дигән конкурс бар.
Зөфәр Хәйретдинов. Әлбәттә, без “Азия тавышына” барсак, татар җырларын җырлап, беренче урын ала алабыз. Аллага шөкер, безнең музыкабыз көнчыгышка якын. Безнең анда катнашу да дөресрәк.
Римзил Вәли. Урысларның һәм башкаларның инглизчә җырлавы дөнья халкының киләчәге дип уйлыйм. Урыс татарны йота, инглиз урысны йота. Глобализация чорында үз миллилегеңне саклау турында уйланыйк без. «Барс-медиа” ширкәте вәкиле Фәрит Таишев ничек уйлый икән?
Фәрит Таишев

Фәрит Таишев. Чын йолдызлар бу конкурста катнашмый, алар өчен бу кызык түгел. Бу конкурста җиңгән кешеләр йолдыз түгел. Соңгы Евровидениедан чыккан йолдызлар – “АББА” төркеме. Моңа кырык ел бардыр.
Римзил Вәли. Телевидение, реклама, шоу-бизнес табышмагы инде.
Фәрит Таишев. Әйе, телевидение өчен ясалган зур тапшыру.
Римзил Вәли. Хәзер кеше я телевидениеда яши, я интернетта. Ә өйдә, залда, ялгыз тормыш юк бит. Ә татарлар бу эштә катнаша алырлармы? Камал театрында былтыр “Баламишкин-Gо” дигән премьераны уйнадылар. Халык сорый бит, безнең халык та үзен күрсәтмәсме, дип. Бер җырчыбыз барып та кайтты бит Мәскәүгә.
Фәрит Таишев. Шул конкурста катнашырлык җырчыларыбыз бар, әйбәт тавышлы, талантлы, сәләтле. Беренчедән, безнең андый мөмкинчелегебез юк, чөнки Татарстан дәүләт түгел. Шуңа күрә Татарстаннан бер җырчыны Евровидениега чыгара алмыйбыз.
Римзил Вәли. Димәк, ничек кенә җырласа да, татар җырчысы Мәскәүне үтәлми, чөнки Мәскәү карый да, неформат дип борып кайтара.
Фәрит Таишев. Рәсәй фильтырын без үтә алмыйбыз.
Римзил Вәли. Европада татар җырын миллионнар карый торган тамашаларда ишетеп булмый. Анда бит инглизчә җырлыйлар. Алсу Сафина барган иде. Эш нидә соң? Нигә хәзер үтеп булмый?
Фәрит Таишев. Россиянең шоу-бизнес үзәге – Мәскәү. Мәскәүсез андый конкурсларга чыгып булмый. Финанас ягы да бар аның.
Римзил Вәли. Күпмерәк тора анда бару?
Фәрит Таишев. Анысын белмим, шуңа күрә бернәрсә дә әйтә алмыйм.
Римзил Вәли. Дистәләгән илнең тамашачысы каршында, заманча да булсын, милли да булсын, шундый лаеклы булган җырларга әзерлеге, таланты булган җырчыларыбыз бармы? Кемнәрне зур игътибар белән карыйлар?
Фәрит Таишев. Евровидение форматында җырлый торган артистларыбыз бар. Команда да бар. Без аларны әзерли алыр идек. Мөкинчелекләребез генә юк.
Римзил Вәли. Эстрада җырчылары һәм продюсерлары Зөфәр Хәйретдинов һәм Фәрит Таишев икесе ике төрле уйласа да, фикерләрендә уртаклык бар. Ә менә эстрада башкаручыларның бөтенләй җырчы дип санамаучы вокал осталары бу хакта ни уйлый? Рөстәм Маликов үзе филармониядә эшләп, иң көчле матур тавышлы җырчы булырак танылган. Аның улы Муса Маликов яшьтән үк мәшһүр җырчы булыр, хәзер Германиядә укый. Европа һәм җыр сәнгате Маликовлар гаиләсенә бик якын. Татарстанның халык артисты вокал жанрында ягъни татар җырын опера, камера җырлары башкаруда югары осталыкка ия һәм уңышларга ирешкән Рөстәм Маликов. Рөстәм әфәнде, сез бит көчле тавышлы, профессиональ чын җырчы. Дима Билан Евровидениеда беренче урын алды. Россия тантана итә. Хоккей һәм футболдан соң бу эштә дә беренче урын алдык. Бу тамашачыларны, җырчыларны сискәндерде. Безгә дә артык булмас иде, Европага барып чыксак, бүләк алсак.
Рөстәм Маликов. Татарның Европага чыгарга потенциалы бар. Әмма ул синтез белән чыгарга тиеш. Ул саф татарча гына фольклор булырга тиеш түгел, шуның белән бергә кушылган, европалашкан синтез әйбер эшләп, әлбәттә, безнең дә анда чыгарга мөмкинчелегебез бар.
Римзил Вәли. Кайсыдыр илдән классик җырчы эстрадада җырлады.
Рөстәм Маликов. Мин аны ишеттем. Аның классик җырчы булуында әзрәк шикләндем, чөнки классикада ерак китмәгән.
Римзил Вәли. Ринат Ибрагимов бар, Рөстәм Маликов. Алар бит филармония буенча барып эстрада концертларында да катнашалар. Хәзерге заман композиторның җырын башкаралар һәм уңышка ирешәләр.
Рөстәм Маликов. Дөрес әйтәсез. Ринат Ибрагимовның да, минем дә эстрадада эшләгәнем бар. Филармония – ул классик музыканы пропагандалаучы концерт оешмасы.
Римзил Вәли. Ә җыр театрлары – эстрада?
Рөстәм Маликов
Рөстәм Маликов
. Төрлечә юнәлеш буенча барырга мөмкин. Без яшь булганда, бернинди конкурслар булмады. Хәзер нинди генә конкурслар юк. Мин үзем яшь чакта андый конкурсларга шикләнеп карый идем, чөнки аларның гаделлегендә шигем бар иде.
Римзил Вәли. Бездә попсалар күп. Кем, нинди җыр белән шунда чыгып, иң ахыры түгел, уртадарак урын алырга мөмкин? Минемчә, егерменче урын ярар иде.

Рөстәм Маликов. Катнашып килсә дә, бернинди урын алмаса да, татарның исемен чыгарса да әйбәт булыр иде.
Римзил Вәли. Асылъярны карадыгызмы? Аңа ничек карыйсыз?
Рөстәм Маликов. Карадым. Бик шатланып карадым. Безнең бер кызыбыз катнашты.
Римзил Вәли. Неформат диделәр бит, башкалардан бик аерылып торды. Бик сәерсенеп карадылар.
Рөстәм Маликов. Аны форматлаштырырга кирәк. Безнең музыкабыз дөнья халыклары музыкасыннан бернәрсәсе белән дә калышмый. Кайбер урыннары белән бәлки узып та китә. Минем Рөстәм Яхин исемендәге конкурсны атап китәсем китә. Анда классик копозиторларның әсәрләре яңгырады. Һәм шул ук вакытта Рөстәм Яхин әсәрләре яңгырады.
Римзил Вәли. Татар җырның идеалы, татар җырның үрнәге һәм искерми торган идеалы –кемнәр соң алар?
Рөстәм Маликов. Бернинди шикләнүсез – Илһам Шакиров.
Римзил Вәли. Шулай итеп, Рөстәм Маликов чын халыкара дәрәҗәдә татар сәнгатен күрсәтергә бары тик Илһам Шакиров кына сәләтле дип уйлый. Эх, бер 30-40 ел элек Европа җыр бәйгесе үткәрелсә, Илһам Шакиров, бәлки Мөслим Магамаев, Георг Отс кебек рус булмаган халык вәкилләре кирәген бирер иде башка илләрнең! Заманалар үзгәрде, тыңлау да, җырлау да хәзер башкача. Бии белү, киенү, матур итеп боргалану, җырчының тирәсендә сикергәләп, тимераякта шуып йөрү, ятып, чит телләрдә җырлап яки чинап, шаккатыру һәм аз булса да, үз халкыңның берәр авазын ишеттерү, бу дәрәҗәдәге бәйгегә үтеп керү өчен акча һәм сәяси ресурслар туплау, ай-һай, җиңел түгел.
Бүгенге әңгәмәдәшләребез Европага барыр өчен мөстәкыйль дәүләт булырга кирәк, Русия татарны һәм татар җырын җибәрмәс дип тә саный. Шулай да, татарлар авызын йомып тормас. Үз җырын дә ишеттерер, башкаларныкын да өйрәнер. Әмма бу эштә һәвәскәрлек, бер ялгызың гына хәрәкәт итү генә нәтиҗә бирми. Бөтен илең, халкың белән үз җырын һәм җырчыларның тирәсендә тупланырга һәм профессиональ дәрәҗәдәге җыр чыгару кампанияләрнең тәҗрибәсенә һәм әлбәттә, дәүләткә таянырга кирәк. Шундыйрак йомгак ясарга мөмкин. Кем белә, бәлки берәр район, өлкә, республика дәрәҗәсендә булса да сайлап алу конкурсы оештыручы табылыр. Дөнья мәдәни хәрәкәтеннән читтә калып булмый бит. Бигрәк тә телевидение экраннарының хакимлеге көчәеп барганда.
XS
SM
MD
LG