Accessibility links

Һавел: нацизм һәм коммунизм өчен Европа җаваплы


Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел, Европа нацизм һәм коммунизм өчен җавап тота, чөнки бу тоталитар режимнарның икесе дә Европада барлыкка килде, дип белдерде. Прагада "Европа намусы һәм коммунизм" дип исемләнгән ике көнлек халыкара конференция бара.

Һавел Европа Берлеген Куба, Беларус, Бирма кебек илләрдә азатлык өчен көрәшүчеләрне якларга чакырды. Җыенда 23 август көнен тоталитар режимнар корбаннары көне итеп игълан итергә тәкъдим булды.
XS
SM
MD
LG