Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньякүләм азык-төлек кытлыгы безгә кагылырмы?


Азык-төлек кытлыгы Русиядә тотрыксызлыкка китерергә мөмкин. Татарстан җитештерүчеләре - республика ачтан үлмәс, дип белдерә.

Азык-төлек бәяләре бөтен дөнья буйлап артып бара, әмма Русиядәге арту Европа белән чагыштырганда берничә тапкырга артыграк. Әйтик, Русия хакимиятләре сүзләренә караганда, төп ашамлыкларга бәя күтәрелү 6,4% тирәсендә булган. Европада исә бәяләр 1,8% арткан.
Ипи, сөт, ит кебек төп ашамлыкларга бәяләр 7дән 22% кадәр арткан төбәкләр дә бар. Фикер белешү нәтиҗәләренә караганда 39% халык ашамлыклар бәясенең артуын илнең иң зур проблемасы итеп кабул итә. 38% җавап бирүче - иң зур бәлә итеп инфляцияне атый, 27% кеше – эш хакларының түбән булуына канәгатьсезлек белдерә. Бары 8% җавап бирүче генә иң кискен проблемалар арасында ришвәтчелекне атый.
Ашамлыклар белән кыенлыклар тотрыксызлыкка китерергә мөмкин. Шуңа Кремль сайдауалды чорында гадәти булмаган адымга барды. Төп ашамлыкларга бәяләрне туңдырды. Моңа кадәр, Владимир Путин, финанслар министры Алексей Кудринга, инфляцияне багучы махсус коммиссияне төзергә һәм илдәге бәяләр турындагы мәгълүматларны аңа җиткереп торырга күрсәтмә биргән иде.
Бәяләр туңдыру турындагы соңгы килешүнең вакыты 30нче апрельдә бетте. Хөкүмәт, азык-төлек ягыннан иминлекне тәэмин итүче канунны да әзерли башлаган иде. Аның нигезендә, җәмгыять өчен мөһим ашамлыкларның бәяләрен үстермичә, бер дәрәҗәдә тоту күз алдында тотыла.
Медведев, Русиянең азык-төлек проблемасы дөньядагы азык-төлек җитмәү проблемасына килеп тоташа һәм соңгы елларда авыл хуҗалыгын үстерү тырышлыклары күрелмәсә, хәлләр тагы да катлаулырак булыр, иде дип белдергән иде.
Азык-төлек бәяләре дөнья буйлап артканда, Русия җитәкчелеге азык-төлекне читтән китертүен бик күпертмәскә тырыша. Зур сигезлеккә киргән илләр арасында бары Русия һәм Япония генә азык-төлекне читтән сатып ала. Русия авыл-хуҗалыгы товарларының 46% читтән китерә. Февраль аенда булган бер очрашуда, ул вакыттагы Русия Президентны Владимир Путин, кайбер Русия шәһәрләре 85% ашамлыкларны читтән ала, Мәскәү мәсәлән, ашалган итнең 75% башка җирләрдән китертә һәм кулланган үсемлек маеның да яртысын читтә сатып ала, дип белдергән иде.
Татарстан да азык-төлекнең бер өлешен чит илдән ала, әмма үзендә дә төп азык-төлекне җитештерә ала. Кайбер товалар Татарстанда, республика ихтияҗын берничә тапкырга артырып каплый алырлык күләмдә җитештерә. Сүз икмәк, бәрәңге, сөт һәм шикәр чөгендере турында бара. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының азык-төлек базарларын үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Зиннуров әйткәнчә, әмма шул ук вакытта җитештерү ихтяҗны капламый торган очраклар да бар.
“Без республикада ит әйберләрен җитешетереп бетерә алмыйбыз, әгәр медицина нормалары белән һәр кешегә 68 кг ит таләп ителсә, без аны бүгенге көндә 63 кг җиткердек. Соңгы елларда эшләгән милли проеклар белән без дунгыз һәм тавык итен җитештерү күләмнәрен 500-әр йөз тоннага җиткерергә уйлыйбыз һәм Татарстанның иткә булган ихтияҗын тулысынча каплау максатын куябыз,” – ди авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Ильяс Зиннуров.
Аның әйтүенә караганда, Татарстанда ит кенә түгел, тагын яшелчә тиешле күләмдә җитештерелми. Шулай ит, күпемдер күләмдә ит, яшелчә һәм кайбер ярмалар да Татарстанга читтән килә. Шулай ук Татарстанда 5 миллион тонна икмәк җыелса да, бодай күмәч пешерерлек югары дәрәҗәдә сыфатлый булмый, шуңа Татарстандагы ипигә, югары сыйфатлы бодай кушылган була, аңы да читтән сатып алалар.

Татарстанда төп ашамлыклар җитештерләсә дә, Казан киштәләрендәге майлар, сөтләр, еремчек, ит һәм татлы әйберләр күрше төбәкләрдән яки чит илләрдән китерелгән була. Җирле товарлар, заманча эш алымнары, тышкы кыяфәте, сыйфаты ягыннан югары дәрәҗәдә булмау яки ришвәтчелек сәбәпле, читтән килгән товар белән көндәшлек итә алмый.
Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, бик зур күләмдә икмәк, сөт һәм башка ашамлыклар бик күп җитештерелә һәм азык-төлек кытлыгыннан куркасы түгел дип әйтеп килә. Әмма Татарстан да читтән килгән азык-төлеккә күпмедер дәрәҗәдә бәйле.
Гомумән Русиянең ашамлыкларга бәйлелеге артканнан арта бара. 2000-2006 елларда читтән азык китертү 3 тапкырга арткан булган. Бу авыл хуҗалыгы өлкәсенең үсмәве, үлеп баруына бәйле, дип аңлата белгечләр.
Дөнья банкы һәм Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматларына караганда, азык-төлек бәяләренең артуы алдагы ун елда дәвам итәчәк. Русиянең читтән китерелгән товарларга бәйлелеге зур кыенлыкларга китерергә мөмкин. Алар Кремльнең икътисадны үзгәртеп кору планнарына комачауларга мөмкин.
Белгечләр әйткәнчә, Кремль нефть сатудан кергән акчаларын торган саен күбрәк азык-төлеккә тота башларга мөмкин. Бу эш инде башланды да, бәяләр артуына карамастан, Русия чит илләрдән итне 5% күбрәк сатып ала башлаган. Импортны арттыру өчен, ил чик салымнарын да төшерергә мөмкин. Бу үз чиратында, читтән килгән итнең ил эчендә җитештергән товарлар белән көндәшлекне арттыра һәм җирле авыл хезмәтчәннәренең ачуын китерә.
Азык-төлеккә бәяләрнең артуы байлар һәм ярлылар арасында аерманы арттыра ала. Байлар ашамлыкларга күбрәк акча тота башлауны сизмәскә дә мөмкин, ә булган акчаларның яртысыннан күбрәген ипи, майга тоткан ярлыларның хәле тагы да авырлаша ала.
Русиянең авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, илнең азык-төлек белән тәэмин итү ягыннан иминлеген тәэмин итүче канунны кабул итәргә тәкъдим итә. Ул анда төп ашамлыкларга бәяне дәүләт контроле астында тотарга, дәүләтнең авыл хуҗалыгына ярдәмен берничә тапкырга артырырга чакыра. Шулай ук, министр Гордеев, халыкның иң ярлы катламнары өчен азык-төлек талоннарын кертергә тәкъдим итә.
Бу башлангчыларга тәнкыйть белдерүчеләр күп, алар бу талоннар һәм бәяләрне туңдыру Советлар чорындагы планлы икътисад үрнәген хәтерләтә, дип әйтә алар.
Илнең җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләре бар, әмма моны бик тиз арада эшләү мөмкин түгел. Әйтик Русиянең авыл хуҗалыгын торгызыр өчен, җимерелгән системаны яңадан корырга, күп акча кертергә кирәк.
Бу азык-төлек җитешмәү куркынычы, Русиянең халыкара сәхнәдәге дәрәҗәсенә дә үз йогынтысын ясый. Русия, Европаны газ белән тэәмин итүче ил буларак, Көнбатыш белән горур сөйләшә иде. Хәзер ил азык-төлек импортына бәйле булып чыкты.
Русиянең хәзерге җитәкчелеге илнең бу яктан көчсезлеген аңлый.
XS
SM
MD
LG