Элекке Советлар Берлеге җитәкчесе Михаил Горбачев, коммунизм чоры корбаннарына һәйкәл һәм музей ачарга чакырды.
Русиядә Сталин һәм башка җитәкчеләр чорында эзәрлекләнгән һәм үтерелгән миллионлаган кешене искә алу вакыты җитте, дип санаучылар саны арта. Хөкүмәтне тәнкыйтьләүчеләр, рәсмиләрне диктатор Сталинның гамәлләрен аклауда һәм элекке президент Владимир Путин чорында тарихның бозып күрсәтелүендә гаепли.