Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ милли компонентны яклавын дәвам итә


Иҗтимагый үзәк милли компонентны яклавын дәвам итә
Иҗтимагый үзәк милли компонентны яклавын дәвам итә

Казанда 4 июньдә Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәге җыен үткәрде. Монда сүз милли компонентны яклау юллары турында барды.

Анда Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән ТИҮ җитәкчеләре, галимнәр җыелган иде. ТИҮ рәисе Юныс Камалетдинов җыенның максаты Русия мәгариф кануныннан милли компонентны төшереп калдыруга көрәш юлларын эзләргә, киңәшләшергә җыелулары турында белдерде.
“Мин төрле оешмаларны йөреп чыктым, күбесе бу 309 канунны белмиләр, ничек иттереп гамәлләштерергә һәм аңа ничек итеп каршы көрәшергә. Аны Русия Дәүләт Думасы 2007елның 14 ноябрьдә чыгарды. Ә ул 1декабрьдә Путинның имзасы белән кабул ителде, 2 декабрьдә сайлау көне булды. 2008 елның 1сентябрьдә бу карар гамәлгә керәчәк. Шуның өчен без хәзер ашыгабыз 1сентябрьгә кадәр чаралар корырга һәм төрле юллар белән каршылыклар, басым ясарга Думага да Мәскәүдәге Президент Апппаратына да. Хәзерге вакытта яңадан җыелабыз хәл итәргә, нәрсә эшләргә, халыкка өйрәтергә, ничек гамәлләштерергә һәм ничек көрәшергә”, - диде ул.
Бу җыенга килүчеләр арасында Нуриәхмәт Галишан, Чистайдан Нил Вәли, Чалллыдан Дамир Шәйхразиев, Рәфис Кашапов, Казаннан галим Гали Даутов, укытучы Гөлфәния Җәләлова, журналист Эльвира Кудрецкая, студент Наил Нәбиуллин, язучы Зәки Зәйнуллин бар иде.
Кайбер чыгышлардан өзек:
-Шушы канунны алып гәзеталарда бастырырга кирәк. Әгәр дә газеталарда бастырып булмый икән, Чаллыда Рәфис Кашапов, без 5-6 мең сум акча таба алмыйбызмени? Балаларга, ата-аналарга аңлатырга кирәк. Яшьләргә таянып митингларга чыгарга кирәк, листовкалардан башларга кирәк.
-Киләсе митингка Халыкара оешмаларга мөрәҗәгать әзерләргә кирәк, шул гына калды.
-Бу канун Идел буенда яшәүче татарларга гына кагылмый, барлык халыкларга да кагыла. Якутиядәге халыклар да, төркиләр дә. Аларны да чакырырга кирәк. Аларны да читтә калдырырга ярамый. Ислам динендәгеләргә басым ясала, моны да истә тотарга кирәк.
-Минем әти сугышта каһарманча фашизм белән көрәшеп һәлак булды. Менә 65 ел үткәч, мин аның улы, яңадан фашизмны күрдем. Рус фашизмын. Рус фашизмы иң куркынычы, дип уйлыйм мин. Хәзер миллләткә карап үтерүләр киттеләр, мәсәлән Воронежда. Питербурда узган ел татар егетен үтерделәр. Кайчан туктатырлар бу хәлне?
-Безгә Бердәм дәүләт имтиханнарын тыныч кына үткәрергә кирәк түгел иде. Шуннан безгә карата дискриминация башланды. Татарстанда имтиханннарны татарча да биреп була дигән булалар да ул, ә күпме гаделсезлекләр күзәтелде Кукмара районының Сердәк авылында гына да.
-Безгә мәхкәмәгә бирергә кирәк.
Чыгыш ясаучылар тарафыннан милли компонентны яклап калу нияте белән төрле шәһәрләрдә митинглар үткәреп һәм тагын да башка төрле чаралар күрергә тәкъдимнәр ясалды.
Русия Думасында кабул ителгән 309 нчы канунны дөрес түгеллеген дәлилләү юлларын эзләргә, мәхкәмәгә бирергә, гомүмән, 1 сентябрьгә кадәр бу канунны гамәлгә кертмәү юлларын табырга, аңа каршы көрәш җәелдерергә дигән фикерләр яңгырады. Зәки Зәйнуллин мәктәпләрдә, районнарда укытучылардан, җәмәгатьчелек тарафыннан комитетлар төзергә тәкъдим ясады:
“Татар теле укытучыларына, сез татар халкының укудан туктавын телисезмени, туганннар, эшсез каласыз бит, әйдәгез комитет төзик тә көрәш башлыйк” дип әйтергә кирәк”,- диде ул.
XS
SM
MD
LG