Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев БДБ җитәкчеләрен үзенә карата алырмы?


6-8 июнь көнне Питербурда узачак XII икътисади форум кысаларында Русия президенты Дмитрий Медведевны БДБ илләре президентлары белән катлаулы сөйләшүләр көтә.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевтан тыш, яңа президент Медведев барлык БДБ илләре башлыклары белән әле беренче тапкыр гына очраша. Аны көнбатыш яклы Грузия һәм Украин президентлары белән авыр сөйләшүләр көтә. Шул ук вакытта ул Төркмәнстан президенты Корбангули Бердымөхәммәдов белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга тырышачак.

Бу БДБ илләре җитәкчеләре белән рәсми булмаган очрашуда Медведев Русиянең тышкы сәясәте элеккечә дәвам итәчәк һәм барлык илләр белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтылачак дип ышандырырга тырышыр дип көтелә.

Әмма Украина һәм Грузия җитәкчеләренә килгәндә, Медведевка алар белән сөйләшү катлаулырак булачак. Чөнки бу ике ил дә Европа Берлеге белән тыгыз элемтәләр алып бара һәм НАТОга керергә җыена. Ә Кремль моңа каршы.

“Русия глобаль сәясәттә” журналы баш мөхәррире Федор Лукьянов әйтүенчә, Медведевның Украина президенты Виктор Ющенко һәм Грузия башлыгы Михаил Саакашвилли белән очрашуы рәсми түгел һәм шул сәбәпле, зур планнар да куелмый.

Федор Лукьянов
Медведев Владимир Путин ярдәме белән президент булды. Шул сәбәпле, ул Грузия һәм Украинага карата элекке президент карашыннан тайпылмас төсле. Ләкин очрашулар вакытында һәрвакыт кискен карашлы һәм дорфа Путиннан аермалы буларак, ул йомшаграк булыр дип көтелә.

“Медведевның әлбәттә сүзләре йомшаграк булачак, ул иплерәк аңлатачак. Әмма чынлыкта, ул әлләни йомшарыр дип уйламыйм”, ди Лукьянов.

Украина һәм Грузиядә Русия яклы президентлар тәхеттән төшерелеп, көнбатышка караганнар куелгач, Русиянең Украина һәм Грузия белән мөнәсәбәтләре начарайды. Чөнки Русия элекке кебек бу илләрне үзенә буйсындырасы килде.

“Минем уйлавымча, Медведевның тырышулары юкка булачак. Чөнки Грузия һәм Украина җитәкчелеге дә инде үз юнәлешен сайлады. Һәм алар НАТОга керү максатларына ирешү өчен бар тырышлыгын куячак”, ди Heritage Foundation Мәскәү-Вашингтон аналитик үзәге җитәкчесе Евгений Волк.

Моннан тыш, Русия белән Грузия арасында Абхазия мәсьәләсендә дә хәзер низагълар бара. Соңгы атналарда бер-берсен гаепләүләр артты.

Төркмәнстан президенты Корбангули Бердымөхәммәдов белән Медведев ничек тә дуслык урнаштырырга тырышачак. Һәм Русия президенты Бердымөхәммәдовны газны Каспий аша түгел, ә Русия аша кудыртуга үгетлиячәк. Чөнки Русия җитәкчелеге өчен транзит акчаларын җыю өчен бу бик мөһим.

Билгеле булганча, Русияне урап узып, Әзербәйҗаннан Грузия аша Төркиягә кудыртыла торган Баку-Тифлис-Җәйхан дигән берничә миллиард долларлык төзелеш Кремльдә зур канәгатьсезлек уятты

Ләкин Федор Лукьянов Медведевның Бердымөхәммәдов белән очрашуы да катлаулы булачак, ди.

“Төркмәнстан элекке президент Төркмәнбаши заманнарындагы кебек һәрбер партнерлар белән төрле уеннар уйнарга маташа”, ди ул.

Русия премьер-министры Владимир Путин очрашуда катнашмаса да, күзәтүчеләр, аның бу очрашуларда тәэсире нык сизеләчәк дигән фикердә тора.
XS
SM
MD
LG