Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җеннәр куучы" имам Мөслимдә


Мөслим мәчетен ачуда Рамил хәзрәт Юныс та катнашты
Мөслим мәчетен ачуда Рамил хәзрәт Юныс та катнашты

Мөслим һәм Әтнә районында гыйбадәт йортлары ачылды. Яңа мәчетне ачуга Татарстан мөфтие урынбасары Рамил хәзрәт Юныс та килгән.

Сабантуе бәйрәмнәре вакытында гадәттә авылдашлар бергә туган авылда туплана. Бу вакытларда яңа мәчет ачу гадәте дә бар. Бу турыда Татарстан мөфтияте аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сөйләде. “Халык җыела, муллалар сөйли, җомга намазын да бергә укыйлар. Мәчет ачулар шулай бик матур рухта уза”, - ди ул.

Мөслим районы Мөслим авылында яңа мәчетне ачканда Татарстан мөфтие урынбасары Рамил хәзрәт Юныс кунак булган. Рамил хәзрәт Казандагы Кол Шәриф имам-хатыйбы. Шулай ук ул билгеле вәгазче, тансык аудио-җыентыклар авторы. Аны аеруча халык яратып тыңлый торган язмалары арасында "Җеннәрдән саклану һәм дәвалану" дигәне дә бар. Шулай ук ул үзенең шифалы дәвалау ысуллары белән дә дан казанган иде.

Ә Әтнә районы Мәңгәр авылына исә мөфти ярдәмчесе Сөләйман хәзрәт Зарипов барган. Мөселманнар ике мәчеттә дә ил-көннәр тынычлыгы, авылларда аек тормыш өчен дога кылганнар. Шунысы кызык, бу яклардан билгеле татар мәрхәмәтчесе һәм эшмәкәре Әхмәт Вәли Мәңгәр чыккан дип сөйлиләр.

XS
SM
MD
LG