Accessibility links

Рекламдагы әби-бабайларны гарип итеп күргәннәр


"Безнең гәҗит"нең соңгы саны 4.06.2008
"Безнең гәҗит"нең соңгы саны 4.06.2008

“Безнең гәҗит”нең соңгы саны Сабантуй темасын куерта, “Саңгырауга әйләндекме?”, “Дәүләтсез халыкның дәүләте җыр да гына калды”, “Фахишә булу җиңелме?” дигән исемдәге язмалар белән тагын бер атнаны озатып җибәрә.

Газетаның 4 июнь саны Илфат әфәнденең “Сабантуйлар киләчәктә гөрләрме?”- дигән исемдәге язма белән башланып китә. Бу материалда баш мөхәррир Сабантуйга карата булган уй-фикерләрен җиткерә. Монда ул шәһәрдән торып авылны яклый, милли бәйрәмнең еллар үткән саен яшел чирәмле мәйданнан, таш җәелгән мәйданчыкларга күчүенә борчыла. Шул ук язмада авторның , “Авылда бүген Сабантуй кайгысымыни?” диюе укучыларның хатларын укып, үзе күргән белгәннәрне кушып язылуы күренә. Баш мөхәрир түбәндәге сүзләр белән укучыларны киләсе саннарда да Сабантуйга бәйләп бәхәсле язмалар язырга этәрә.
“Тиздән урамнарыбыздагы баганаларга мәйданга чакыручы плакатлар тагын эленер. Карикатуралардагы симез, юантык, ямьсез, гарип әби-бабайлар безне татар милли Сабан туена чакырып торыр. Никтер хурланам мин ул плакатларга карагач, ник көләләр соң безнең халыктан?! Югыйсә бик матур бит безнең татар әбиләре, бабайлары. Чисталык, нур бөркелеп тора үзләреннән. Хәер, моңа татарның үзенең исе китмәгәч, рәссамнар ясый инде ул. Тик күчереп ясарга кешеләрен каян табалар икән, гарипләрне дим…”- ди Илфат Фәйзерахманов. Аннан инде, “Мине, юк бар сафсата сатасың, булмаганны уйлап чыгарасың дип сүгегез әле, пожалуйста!!!”- дип язмасын тәмамлый.
Инде газетаның башка материаллары түбәндәгедән гыйбрәт, Әлмәттәге җир тетрәү, Универсиаданың Казанда булачагы, Татарстан һәм Башкортстандагы матбугать ирегенә бәйле җитди темалар күтәрелсә, калган язмалар тоташ моң-зар дисәк тә ялгыш булмас. Соңгы арада интернетта “Безнең гәҗит”нең “шыңшып борын сөртүе”, “булмады инде…”сымаграк материаллар бастыруы татарны мескен итеп күрсә диючеләр дә булды.
Соңгы санда да моң-зар җитәрлек иде. Менә мәсәлән 1 июнь балалар көне уңаеннан зур итеп “Коллык” исемдәге язма, укучы балачактагы авыр тормышы турында сөйли. Ләкин сүзен бүгенге яшьләрне гадәттәгечә әрләп –сүгеп бетерми, “Өйрәт син аны үз эшеңә. Дәвамчыңны калдыр! Менә булырсың кеше!” – ди.
“Безнең гәҗит”нең тиражы күп булу укучыларның хатларына зур игътибар бирүдәдер мөгаен, соңгы санда да “Күпсенмәгез”, “Кеше сүзе кеше үтерә”, “Фахишә булу җиңелме?”, “Язмышка язылганмы?!” кебек язмалар газетаның тагын бер атнасын озатып җибәрә.
XS
SM
MD
LG